Мамадышта “Чыршы“ операциясе бара
Ул агымдагы елның 20 нче декабреннән 31нче декабрьләренә кадәр дәвам итә.
Чара барышында ылыслы агачларны законсыз кисүне булдырмый калу максатында урман кишәрлекләрендә даими рәвештә тикшерү уздырып торылачак. Исегезгә төшерәбез, урман утыртмаларын законсыз кисү, аларга зыян китерү яки агачларны үз белдегең белән казып алу гражданнарга – 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Моннан тыш, законсыз агач кискән зат урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш булачак, әлеге зыян киселгән агач токымына һәм аның үсү урынына, урманнарны саклау категориясенә бәйле рәвештә ачыклана. Урман законнарын бозу фактлары турында урман сагының турыдан-туры 8-800-100-94-00 номерына, шулай ук 8 (843) 221-37-95 номеры буенча ТР “Урман янгыннарын сүндерү үзәге“ ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итәргә мөмкин.
Күп санлы мөрәҗәгатьләргә бәйле рәвештә аңлатып узабыз, гражданнар урманнарда үз ихтыяҗлары өчен аунак агачларны ирекле җыя ала. “Аунак агач“ дигәндә көчле җил, буран яисә күпләп яуган кар нәтиҗәсендә җиргә сынып төшкән, ләкин диләнке эшләре уздырылган урыннарда агач кисү калдыклары булып тормаган корыган ботаклар яисә агач кәүсәләре турында сүз бара. Аларны урмандагы агачларны кисмичә, бары тик кул көче белән кулланыла торган кораллар, җайланмалар һәм механизмнар (балта, кул пычкысы) ярдәмендә генә җыярга ярый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев