Мамадышлылар галим эзләре буйлап сәяхәт кылды
Ризаэддин Фәхреддин: “Милләт мәшһүр адәмнәре белән мәртәбәле,“- дигән. ыннан да, шулай. Үз сүзләре җисеменә дә туры килә!
Мәшһүр төрки-татар тарихчысы, дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, педагог һәм әдип Ризаэддин Фәхреддин XIX-XX гасыр башы татар мәгърифәтчелегенең символы булып тора. Бөтен гомере буе туган халкының бәхете өчен, телен, тарихын саклау, мәдәниятен үстерү өчен көрәшкән бу шәхеснең тормышы, иҗаты белән якыннанрак танышу безнең күптәнге теләгебез иде. Туган ягыбызның тарихына, күренекле шәхесләрнең иҗатларына битараф булмаган бер төркем төбәкчеләр һәм музей хезмәткәрләре белән аның туган ягы - Әлмәт районының Кичүчат авылына – аның музена юл тоттык. Музей җитәкчесе, филалогия фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Диләрә Гыймранова һәм музей хезмәткәре Фәридә Котбиевалар якты йөз белән каршы алды.
Менә без, инде шактый еллар үтүгә карамастан, үзенең төсен югалтмаган, җыйнак кына итеп салынган авыл өе каршында. Үз йорты музей икән. Аның ике ягына үзләре утырткан наратлар да, шул чор тарихы сагында торалар кеби.
Галимнең хезмәтләре булган эзләрне кайсы фәнне алсаң да күрергә мөмкин. Аның китаплары белән таныш булып, хезмәтебездә еш куллансак та, яңадан барлап, карап чыктык. Көндәлек язмасыннан бер өземтә исемдә калган. “Гарәп мәдәниятенең таҗына торырлык, кыйммәтле таштай ялтыраган Ибне-Сина, Фарабиләрнең исемнәрен ишеткәндә никадәр шатлансак та, үзебезнең тарихыбызны, телебезне, милләтебезне тикшерүебезне, язуыбызны, бер кимчелек санауларын белгәч, әрнеп кайгырмыйча һәм көенмичә калып булмый“. Бик тә сәяси-иҗтимагый тотрыксызлык еллары булса да, ул үзенең халкын агартуга багышланган кыйбласыннан тайпылмый хезмәт куя.
Музейда экспонатлар шулкадәр дөрес, төгәл итеп урнаштырылган. Без кечкенә Риза тормышында аның белән бергә йөрдек, бергә үстек. Барыбызга да музейның эчке җиһазланышы охшады. Һәркем үзенә рухи байлык туплады. Чигү үрнәкләре белән эшләнгән шәҗәрә барыбызны да сокландырды. Җигү үрнәкләрендәге аңлатмалы билгеләр дә, үзенә күрә бер ачыш булды. Экскурсоводның бүлмәләр буенча йөртеп, һәр экспонатның тарихын мавыктыргыч итеп сөйләвен тыңлаганнан соң, Хан сараена эләккәннән ким булмаган хис кичерәсең. Аруны да, талуны да сизмәдек без үзебездә. Диләрә ханымның экспонатларны үзе булган җирләрдә барлап, табып алып кайтуы турында мавыктыргыч итеп сөйләве, тагын да зуррак кызыксыну уятты.
Фотосессия өчен әзерләнгән милли киемнәрне киеп фотоларга төштек. Музей хезмәткәрләре әзерләгән тәмле чәй, күңелләрне сафландырып, дуслык җепләрен тагын да ныгытты. Без дә үз чиратыбызда, Мамадыш төбәкчеләр җәмгыяте һәм “Ак калфак“лар оешмасы исеменнән Гөлфинур Дувалованың “Мамадыш төбәге халык иҗаты: үткәннән бүгенгегә“ китабын бүләк итеп, хезмәтләрендә, иҗатларында уңышлар теләп, бу кечкенә “дәүләт“ белән саубуллашып, кайтыр юлга кузгалдык. Шушындый файдалы, күңелле сәфәрләргә бергә-бергә ешрак кузгалырга сәбәпләр ешрак чыгып торсын.
Рәйсә Муллаәхмәтова,
Мамадыш төбәкчеләр җәмгыяте җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев