Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадыш районының “Сәләт“ курчак театры Гран-при яулады!

Курчак театры җитәкчесе Инсаф Гасыймов башкалабызда бүләкләү тантанасында катнашты.

XII «Иделкәем & Кариев варислары» балалар һәм яшүсмерләр театр коллективлары төбәкара фестивале тәмамлануы уңаеннан Габдулла Кариев исемендәге театрда җиңүчеләрне котлау тантанасы узды.

Шулай ук фестивальнең жюри әгъзалары катнашучылар өчен театр сәнгате буенча остаханәләр үткәрде.

Билгеле булганча, конкурска 2021 елның июнь аенда старт бирелде. Шуннан бирле фествиальгә 42 гариза кабул ителде. Проектта Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләреннән барлыгы 400дән артык яшүсмер катнашты.

Конкурсны оештыручылар - Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге һәм Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев