Мамадыш халык курчак театры ярты миллион сум күләмендә грант отты!
Безнең шәһәрдә бердәнбер курчак театры 1961нче елда Югары Ушма мәдәният йорты каршында оештырыла.
Ул елларда театрның җитәкчесе РФ һәм ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Шәмсимөхәммәт Рәхимов була. Ә 1987нче елда театр халык театры исемен ала.
2009нчы елның 1нче июленнән халык курчак театры “Район мәдәният йорты“ муниципаль бюджет учреждениесенә күчерелде.
2017нче елның 1нче февраленнән режиссер булып Инсаф Гасыймов эшли башлады. Халык курчак театры составында 24 кеше. Кече төркем 8 яшьтән 11 яшькә кадәр. Ә өлкән төркем - 12 яшьтән 17 яшькә кадәр.
Репертуарда, нигездә - әкиятләр, сәхнәләштерүләр, татар һәм рус телләрендә фантазияләр. 2018нче елда «Сәләт» халык курчак театры «Иделкәем»республика фестивалендә 3 дәрәҗә лауреат булды. Ә 2019нче елда «Иделкәем - Кариев варислары»төбәкара фестивалендә Гран-при яулады. 2020нче елда - 1 урын. Быел әле күптән түгел генә тагын әлеге бәйгенең Гран-приына лаек булды.
Театр өчен быелгы ел аеруча уңышлы ел булды: ул 500 мең сум күләмендә грант алды. Әлеге акчаларга төрле җиһазлар алыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев