Кошлар - Дүсмәт балаларының дуслары
Салкын кыш айларында безнең якларда кышлаучы кошларга бик авыр. Бигрәк тә быел кар күп ява, ризык табу бик кыенга туры килә.
- Шуны уйлап без, Дүсмәт мәдәният хезмәткәрләре, балалар белән кошларга көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә булдык. Алар өчен җимлекләр ясадык. Җимлекләргә балалар өйләреннән алып килгән ярмаларны, ипи телемнәрен, туң майлар, көнбагышлар салып, агачларга элеп куйдык.Алдан эленгән җимлекләрнең карларын кагып, аларга да ризыклар салдык.
Кечкенә җан ияләренә бу изге эшне балалар бик теләп башкардылар.Бик сөенештеләр. Алга таба да җимлекләрне күзәтеп, ризыклар салгалап торырга дип сөйләштек, - диләр мәдәният хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев