Кирмәнбашында язучы үсә
Районыбызда иң беренче ана капиталын алган гаилә бүген ничек яши?
Тумас борын гаиләсенә чирек миллион сум акча алып килгән малайга да 15 яшь тулды.
Затлы нәсел дәвамчысы
Җирле Пенсия фонды идарәсе мәгълүматларына караганда, 2007нче елда тәүге тапкыр тапшырыла башлаган ана капиталы, беренчеләрдән булып Кече Кирмән авылыннан Зөлфия һәм Раиф Фәрхуллиннарга, яңа туган уллары Әмир өчен бирелә.
Кирмәнбашының данлыклы, алты уллы Равия һәм Сөнгать Фәрхуллиннарның нәсел дәвамчысы турында бара сүз. Аларның төпчекләре Раиф кечкенәдән төп нигездә калырга тиешлеген аңлап үсә. Авылдашы, укытучы кыз Зөлфиягә өйләнә. Мәхәббәтнең беренче чәчкәсе – кызлары Гөлинә туа. Икенчегә, әлбәттә, малай көтәләр. 11нче гыйнварда, 4 килограмм 200 грамм, 57 сантиметрлы булып дөньяга аваз сала нарасый. Ул елларда модада булган Әмир исемен кушалар. Аның әле гаиләгә өстәмә байлык та алып киләсен башта белмәгәннәр дә.
- Мамадыш хастаханәсендә табиб булып эшләүче Илшат абый гына, көлеп: “Зөлфия, балаңны берүк 31нче декабрьгә кадәр тудыра күрмә, Яңа елдан закон буенча ана капиталы да бирелә башлый“, - дип әйтеп куйганы истә. Безнең алай күктән төшкән бәхет турында хыялланган булмады, үз кулларыбыз белән эшләп тапканга куанып, көн күреп ята идек. Көмәнле чагымда тугыз ай буе Әмир белән Яр Чаллы юлын күп таптадык, мин инглиз теле буенча институтта укып йөрдем. Бала исән-имин тугач, бик сөендек. Моннан да зуррак байлык була аламы соң! Сертификат бирәбез дип, гаиләбез белән район үзәгенә чактырткач та, аның нәрсә икәнен аңлап бетермәдек әле башта. Документны дүрт гаиләгә район Советы сессиясендә район мәдәният йорты сәхнәсендә тантаналы төстә тапшырдылар. Бергә бәби тапкан хатыннар белән шунда тагын бер кат очрашкач, шатлыгыбыз эчкә сыймады, кочаклашып күрештек. Бик күңелле булып истә калды ул чара, - ди әнисе.
- Һәр бала үз ризыгы белән туа диюләре дөрес инде. Без ул вакытта әти-әни белән бергә яши идек. Улыбыз тугач, башка чыктык. Ана капиталының бер өлешен үз өебезне ремонтларга тоттык, икенче яртысы әле дә шул килеш тора. Әмирне укытканда кирәк булыр, дип саклыйбыз. Аның хакы зур бит сертификатны кулланырга, - ди әтисе.
Әмир турында белешмә
- Әмир Фәрхуллин - Кече Кирмән төп мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы, уку алдынгысы. Шулай булмый ни: әтиең мәктәпнең завучы, физика, информатика укытучысы, әниең инглиз теле укытучысы булсын да, укымыйча кара! Өйдә дә еш кына инглиз телендә сөйләшәләр. Оста итеп фотосурәткә төшерә, рәсем ясарга, компьютерда эшләргә ярата. Бөтен Кече Кирмән тумасы мәҗбүри үтәргә тиешле балаларның Фарил Дөлмиев җитәкчелегендәге фольклор “Сандугач“ ансамбле дә бар бит әле бу авылда. Кулларына музыка кораллары алмаган балалар бик сирәк. Әмир дә курайда, баянда уйный белә. Һәм тагын шигырьләр, хикәяләр яза. “Көмеш кыңгырау“ газетасы, “Сабантуй“ журналы битләрендә еш басыла. Шәүкәт Галиев исемендәге премия белән бүләкләнгән. “Казан утлары“ журналы үткәргән “Нефтьченең бер көне“ бәйгесендә өченче урынны алган.
– Илһамның килү-килмәве күңел халәтенә бәйле. Ләкин башлаган эшеңне ахырына кадәр җиткерү өчен, илһамнан тыш, бик зур тырышлык, теләгән темага язу өчен тәвәккәллек, тел байлыгы да кирәк дип уйлыйм. Кайвакыт ялкаулансам да, мин эшне барыбер эшләргә тырышам. Тормышта мин бик күп сөйләшмим, ләкин әйтәсе килгән сүземне әйтәм. Киләчәктә сайларга мөмкин булган һөнәрләрем – язучы, укытучы, программист. Фикерем бәлки үзгәрер дә, - ди яшүсмер үзе турында.
Уртак серләребез күп
Әмирнең иң зур сердәше, тәрбиячесе – апасы Гөлинә. Кышкы каникулга авылына кайткан КФУ (филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институты) студенты белән дә әңгәмә корып алдык. Ул да хикәяләр яза, башлап язучыларның “Иделем акчарлагы“ бәйгесе җиңүчесе, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты.
Энем бәләкәйдән елак түгел иде, сәләтләре күп, кызыксынмаган бер генә өлкәсе дә юк, аның белән бик кызык һәм рәхәт, әллә нәрсәләр уйлап чыгара. Әти-әниебез безгә икебезгә дә тигез күләмдә игътибар, күркәм тәрбия бирде, рәхмәт бик зур. Әби белән бабай да күршедә генә. Хуҗалыгыбызда маллар, кош-корт күп, аларны карашырга булышабыз, җәй көне бергәләп печән, җиләк җыябыз, бакча эшләрен бергәләп башкарабыз. Беребез ялгышсак, Әмир белән икебезгә дә җавап тотарга туры килә иде. Балачак белән бәйле уртак хатирәләребез күп. Бервакыт, минем сок эчәсем килде дә, әнидән акча сорап алып, энем белән кибеткә киттек. Ә анда карбыз кайткан! Олы-олы карбызлар шундый, акчабыз җитә икән. Алдык. Пакетка салдык. Икәүләшеп көчкә күтәреп, мышный-мышный кайтып киләбез авыл урамы буйлап. Ардык. Җиргә шап итеп куйган идек, пакет кинәт урталай ертылды. Карбыз, чәлпәрәмә килеп, өч кисәккә ярылды. Ике кисәге тузанга әвәләнеп, лыҗырдап та өлгерде. Ә бер ватыгы – кып-кызыл булып, өскә карап ята. Тегеләрен ташладык, монысын кулга тотып, өйгә йөгердек. Бергәләп тәмләп ашадык. Әни икебезне дә бераз орышты. Авыр әйбер күтәргән өчен. Хәзер үстек инде. Олы түгәрәк карбызларны бүтән ватмабыз!
Ана капиталы күләме ничек үзгәрде
2007 елда – 250 мең сум,
2008 елда – 276 мең сум,
2009 елда – 312 мең сум,
2010 елда – 343 мең сум,
2011 елда – 365 мең сум,
2012 елда – 387 мең сум,
2013 елда – 408 мең сум,
2014 елда – 429 мең сум,
2015-2019 елларда – 453 мең сум,
2020 елда беренче бала өчен– 466 мең сум һәм икенче бала өчен 616 мең сум,
2021 елда-беренче бала өчен – 483 мең сум, икенче бала өчен – 639 мең сум.
2022 елның 1 гыйнварыннан башлап ана капиталы фаразланган түгел, ә факттагы инфляция буенча индексацияләнәчәк. Аның күләме 1 февральдән яңадан каралачак. Ана капиталы программасы 2026 елның 31 декабренә кадәр озайтылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев