Хөрмәтле мамадышлылар, XVII Дөньякүләм «Әдәби марафон» (#әдәбимарафон) проектына старт бирелә!!!
Ул 1-21 нче октябрь көннәрне үткәреләчәк!
Проектның төп оештыручылары: Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге.
Проектның төп партнёрлары: Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан китап нәшрияты, "Татмедиа" акционерлык оешмасы, «Китап» радиосы.
XVII #ӘДӘБИМАРАФОН проектында катнашу һәм финалга үтү өчен:
. Бәйгенең нигезләмәсен игътибар белән укып чыгыгыз: https://tat-i.net/tt/adabimarafon (!!!)
. Яңалыклардан хәбәрдар булып тору өчен ВКонтакте (https://vk.com/adabimarathon) яисә Телеграм'дагы (https://t.me/adabimarathon) рәсми берләшмә/канал яңалыкларына язылыгыз. Шулай ук оештыручыларның ВКонтакте һәм/яисә Инстаграм-аккаунтларына да язылырга тәкъдим итәбез.
. Урнаштырмаган булсагыз, компьютерыгызга (ноутбукка, планшетка) һәм смартфоныгызга татар клавиатурасы урнаштырыгыз (инструкция: http://tat-i.net/tt/node/12).
. Марафон башлану игълан ителгән ВКонтакте'дагы әлеге игълан-яңалыкка комментарийларда «+» тамгасы белән беррәттән татар телендә исем-фамилиягезне, яшегезне, кайсы төбәктән/шәһәрдән/районнан булуыгызны, кайсы социаль челтәрдә язмаларны урнаштырачагыгызны хәбәр итеп катнашырга теләк белдерегез (Инстаграмнан катнашкан очракта, Инстаграм аккаунт адресын да өстәп языгыз, мәсәлән, https://instagram.com/rail_belem.ru) һәм, дусларыгызны да катнашырга өндәп, әлеге игълан-яңалык белән уртаклашыгыз. Катнашырга теләк белдереп гаризаны башка кеше (күршегез, туганыгыз, укучыгыз һ.б.) өчен тапшырырга ярамый.
?. 21 көн дәвамында көн саен кимендә 10-15 минут татарча китап/журнал (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укыгыз һәм әлеге әдәби әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзекне ВКонтакте яисә Инстаграм социаль челтәрендә үз сәхифәгездә дусларыгызны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр/видеоязмалар өстәп #әдәбимарафон, #татарстанязучыларберлеге һәм #татнетныүстерүфонды һәм партнерларның хэштеглары белән урнаштырыгыз - шул рәвешле финалистлар исемлегенә эләгегез!
Финалистлар #ӘДӘБИСАБАНТУЕ чарасына чакырылачак, #ӘДӘБИКӨРӘШтә катнашу мөмкинлегенә һәм #МИЛЛИОНТАТАР журналына ия булачак.
#Татарстан #татарлар #татартеле #әдәбият #китап #уку #үсеш #үзүсеш #уңышкаирешү
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев