Хезмәте бәяләнде
Алабугада “Татарстан Республикасының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе-2021” республика конкурсының зона этабы узды.
ТР Минситрлар Кабинеты каршындагы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыклары оештырды аны. Әлеге чарада Мамадыш “Кайгырту” халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге” директоры Гөлнара Давыдова да катнашты. Ул “ТРның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе-2021” конкурсы лауреаты исеменә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев