Көек-Ерыкса яшьләре табигать белән дус
Бүгенге көндә кешелекне борчыган иң кискен мәсьәләләрнең берсе – экология проблемасы.
Көек-Ерыкса мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, яшьләр өчен экологиягә багышлап "Җир безнең уртак йортыбыз!" дип аталган лекция-әңгәмә уздырылды.
Бүгенге көндә табигать нинди хәлдә соң? Аңа кеше ничек тәэсир итә һәм табигатьне саклау өчен нинди чаралар күрелә? Менә шул хакта яшьләр белән җанлы әңгәмә узды, фикер алышу булды. Шулай ук батарейка көне уңаеннан кулланылган батарейкаларның табигатькә һәм кеше сәламәтлегенә йогынтысы турында да фикер алышу булды һәм кулланылышта булган батарейкаларны җыю да оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев