Кечесонлылар кышкы спорт төрләрен ярата
Кече Сон мәдәният йортында Кышкы спорт төрләре көнен үзенчәлекле билгеләп үттеләр.
Мәдәният хезмәткәрләре укучылар белән чаңгыга чыктылар. Бик күңелле булды.
2012 елда Халыкара чаңгы спорты федерациясе инициативасы буенча яңа кызыклы бәйрәм — «Бөтендөнья кар көне яки халыкара кышкы спорт төрләре көне» - «Балаларны карга чыгарыйк» FIS программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды. Әлеге бәйрәмнең максаты: кышкы чорда да актив һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, кешеләрнең спортның кышкы төрләре белән кызыксынуын арттыру.
Кече Сонда спорт белән шөгыльләнүчеләр күп. Кичке якта Скандинавия йөрешендә яки чаңгыда да йөриләр. Барыбыз да сау-сәламәт булыйк, дуслар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев