Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Фәйөзуллин“ Нократны буйсындырды

Узган шимбәдә шәһәребезгә башкаладан язучылар десанты төште.

Татарстан язучыларының бренды булган, республикабызның күп сулыкларында үткән, хәтта Әдрән диңгезен дә яңгыраш тапкан “Фәйзуллин йөзүләре”, ниһаять,  Нократка килеп җитте.

 

Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге премияләр лауреаты Равил Фәйзуллин - бик яхшы йөзү остасы да. Туган көне – 4нче август тирәсендә, һәр җәй саен, үзенең дусларын, хезмәттәшләрен, иҗатташларын җыеп, спорт бәйрәме оештыра. Быел ул 78 яшен тутырган.

ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендәге язучылар делегациясен Шәйхи Маннур бюсты янында җирле язучылар һәм әдәбият сөючеләр каршы алды. Кичә кунакларын район башлыгы Анатолий Иванов сәламләде. Очрашуда Зиннур Мансуров, Газинур Морат, Илсөяр Иксанова, Нәзифә Кәримова, Рафаил Газизов, артист-язучы Алмаз Хәмзин, журналист Римзил Вәлиев һәм башка җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Алар әдәби проблемалар турында да фикерләштеләр. Бер сәгатьлек очрашу шигырь һәм җыр белән үрелеп барды. Язучылар Туган якны өйрәнү музеенда да булдылар.

Нократ буенда оештырылган тамаша күңелләрне тагын да сафландырды. Суга кергән язучыларга җирле әдәбият сөючеләр дә кушылды. Равил Фәйзуллин белән бергә Нократ елгасын аның улы Газиз, журналист Данил Гыйниятов – өчесе бергә йөзеп чыкты. Алмаз Хәмзин әлеге чараны “Фәйөзуллин бәйрәме“  дип атады.

 Равил ага адәм баласына фикердәшләре белән аралашудан да кадерле әйбер юклыгын билгеләп үтте.

  • Биредә халкыбызның рухи байлыгын иҗат итүчеләр басып тора. Аралашу безгә бигрәк тә тансык. Милләтнең язмышы хәл ителгән вакытларда һәр очрашу зур мәгънәгә ия.  Бу ярышу түгел, бу – табигать баласы булуыңны тирәнтен тоеп, суның тәнгә сихәтен аңлап йөзү,  - диде ул, саубуллашканда.

Язучыларга алга таба да әдәбият дәрьясында да киң колач белән йөзәргә язсын. Тормыш дулкыннары барыбызны да бәхет ярына чыгарсын. Спорт, мәдәният һәм әдәбиятны берләштергән гаять киң масштаблы, күңелле, файдалы чара һәркемнең күңеленә хуш килде!  Аның 14нче августта - Халыкара яшьләр һәм Физкультурачылар көнендә үтүе бигрәк тә символик мәгънәгә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев