Батыр йөрәкле Сәвия
Сәвия Гыйлаҗетдинова “яланаяклы балачагын“ еш искә ала.
“Күрде безнең башлар!“
1947нче елның 5нче гыйнварында, кышның иң суык көннәренең берсендә, гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә ул. Әтисе - Бөек Ватан сугышыннан исән-имин, җиңү яулап кайтучы совет солдатларының берсе. Әмма кызга өч яшь булганда ул фаҗигале төстә Идел елгасында батып үлә. Гаиләдә тагын бер кыз бала туа. Төпчек Нурияне апасына карарга туры килә. Алар бергә үсәләр, уйныйлар, агылыйга тагылый кебек йөриләр. Язгы кояш карны эретеп бетерергә дә җитешмәгән бер мәлне көтеп кенә ала балалар. Яланаяк йөргән аяк-куллары “чеби“ләп, яргалана, кытыршылана. Әниләре мунчада мунчалага кер сабыны сылап, аларның елаганнарына да карамый, ышкып юа да, каз мае сөртеп куя. Яргаланган урыннар өчен иң яхшы дәва - шушы.
Укырга – үз утының белән
Беренче класска Алкин авылы башлангыч мәктәбенә керә. Мичкә ягарга утын җитмәгәнлектән, һәр балага ике ярка утын алып барасы. Әниләре ни пешерсә, шуны тыгып җибәрә. Күбрәк бер телем ипи белән сөт. Сәвиягә уку җиңел бирелә, яхшы билгеләренә генә өлгерә. Өченче класстан соң укуын Тәкәнеш мәктәбендә дәвам итәргә туры килә. Сагынуга чыдый алмый, 25 чакрым араны бер үзе качып кайтып киткән чаклары да була. 1965нче елда мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Әнисенең укытырга мөмкинлеге юк. Кая да булса эшләргә ният кылып, мәгариф бүлегенә юл тота. Аны Усали урта мәктәбенә пионервожатый итеп билгелиләр.
Урланган кыз
“Спартак“ колхозына билгеләнгән яшь рәис Ирек Гыйләҗетдинов, кызга бер күрүдә гашыйк була. Һәм ул өч ай да эшләргә өлгермәгән Сәвияне, 18 яше дә тулмаган килеш, 1965 елның 5 декабрендә ат белән Югары Сонга урлап алып кайтып китә. Җидееллык мәктәпкә рус теле укыта башларга туры килә. Казан педагогия институтына читтән торып укырга керә. Хезмәт белән үскән батыр йөрәкле кыз бер эштән дә курыкмый. Ирен, өч кыз һәм бер малай белән дә куандырырга өлгерә, кайнанасы белән килешеп, фикерләшеп яши.
Үрнәк бакча
Авылда балаларның күп булуы рәис Ирек Әһли улы алдына балалар бакчасын ачу мәсьәләсен куя. Сәвия ханымны шунда мөдир итеп күчерәләр. Ул 19 ел җитәкчелек иткән чорда бакча Татарстан авыл балалар бакчалары арасында алдынгы урында бара. Махсус киемнәр тектереп, телевидениедән дә чыгышлар ясадылар, ел саен балаларны Казанга циркка да алып баралар иде. Мөдир үз кулы астында эшләгән хезмәттәшләре - музыка белгече Гүзәлия Фәләховага, тәрбияче Наҗия Рәхимовага, хезмәткәр Оркыя Сәләхиевага бик тә рәхмәтле.
Сәвия Котдус кызы күптәннән лаеклы ялда инде. Аның яраткан һөнәре - бакча. Кыш көннәрендә бәйләү белән мавыга. Иреге генә иртәрәк ташлап китте... Балалар, оныкларның бәхетле тормышларына куанып, игелекләрен тоеп, яшәргә дә, яшәргә иде әле, югыйсә. Әнә өлкән оныклары Азатның малае Самир туды. Дәү әби шуны да күрү бәхетенә иреште. Шатлыгының чиге юк! Аллага шөкер
Рәйсә Муллаәхмәтова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев