Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Айбагыр”ның юбилей сменасында 70 бала ял итәчәк

"Айбагыр"га Казан, Әлмәт шәһәрләреннән, Зәй, Тукай, Питрәч, Кукмара, Сарман, Мамадыш, Чистай, Алабуга, Биектау, Балык Бистәсе районнарыннан киләчәкләр

13-28 августта Мамадыш районының Соколка авылы янындагы “Кама” балаларны сәламәтләндерү лагере базасында “Айбагыр” этносменасы керәшен балаларын үзенә җыячак.

 

Быел – “Айбагыр”ның юбилей елы, ул унынчы мәртәбә кызларны һәм малайларны үзендә рәхәтләнеп күңел ачарга чакыра. Балалар биредә керәшен бәйрәмнәре, йолалары, җырулары белән танышачаклар. Алар өчен төрле конкурслар, кызыклы уеннар, ярышлар оештырылачак.

Кама елгасы ярының таулы матур урынында, нарат агачлары арасында урнашкан “Айбагыр” этнсоменасы координаторы Юлия Дувалова әйтүенчә, быел бу этносменага 70 бала җыелачак. Өч отрядка берләшкән балалар белән педагог-оештыручылар, вожатыйлар эшләячәк.

Балалар Казан шәһәреннән, Зәй, Тукай, Питрәч, Кукмара, Сарман, Мамадыш, Чистай, Алабуга, Биектау, Балык Бистәсе районнарыннан киләчәкләр.

Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/aybagyrny-yubiley-smenasynda-70-bala-yal-itchk

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев