Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә язгы кыр эшләрен ЛЭП саклау зоналарында һәм энергообъектлар янында уздыру вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү зарурлыгы турында искәртә
"Челтәр компаниясе" АҖнең "Алабуга электр челтәрләре" филиалы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә язгы кыр эшләрен ЛЭП саклау зоналарында һәм энергообъектлар янында уздыру вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү зарурлыгы турында искәртә.
Язгы кыр эшләрен башкарганда имгәнүләрнең сәбәпләре аз түгел, әмма аларның берсе оештыру ягыннан: кышкы чорда күп кенә хезмәткәрләр үз белгечлекләре буенча куркынычсыз эш алып бару күнекмәләрен югалттылар һәм хезмәтне саклау буенча таләпләрне дә оныттылар. Шуңа бәйле рәвештә язгы кыр эшләрен башкаруда мәшгуль хезмәткәрләр белән максатчан инструктаж үткәрергә, хезмәтне саклау таләпләренә өйрәтергә кирәк.
Язгы кыр эшләренә әзерлек һәм аны уздыру чорында хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү, имгәнүләрне профилактикалау максатыннан түбәндәге киңәшләрне бирәбез: язгы кыр эшләренә әзерлек һәм аны уздыру чорында хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча оештыру-техник чаралар эшләргә; хезмәтне саклау кагыйдәләре таләпләрен төгәл үтәүне тәэмин итәргә; язгы кыр эшләре башланыр алдыннан хезмәткәрләр белән хезмәтне саклау буенча максатчан инструктаж үткәрергә; техника хәрәкәте маршрутларын төзергә.
Язгы кыр эшләре бару сәбәпле, механизаторларның һәм йөк транспортын йөртүчеләрнең игътибарын хезмәтне саклау зоналарында эшләүче машиналарның куркынычсызлыгына юнәлтәсе килә. ВЛ саклау зонасы – җир участогы һәм һава киңлеге рәвешендәге линия буенда, вертикаль яссылыклар белән чикләнгән, линиянең ике ягы буенча да чикләнмәгән озынлыктагы үткәргечләрдән тора торган зона ул: көчәнеш линияләре өчен: 1 кВ – 2 м; 6-10 кВ – 10 м; 35 кВ – 15 м; 110 кВ – 20 м; 220 кВ – 25 м.
Һава электр үткәргеч линиясе үткәргечләре астында машиналарның хәрәкәте бары тик линияләр аз булган, терәкләргә якынрак урыннарда гына рөхсәт ителә. Гамәлдәге ВЛ астында тукталып тору, заправка ясау, машиналарны ремонтлау катгый тыела.
Эшкә керешкәч, сез өзелгән, эленеп торган яки җирдә яткан электр чыбыгын, шулай ук зыян күргән терәкне тапкансыз икән, бу хакта кичекмәстән 8-800-2000-878 телефоны аша электр челтәрләре предприятиесенә хәбәр итегез. Махсус бригада килеп җиткәнче, ачыкланган зыяннарны бетерү буенча нинди дә булса гамәлләр башкару тыела. Өзелгән үткәргечләр зонасында 8м га кадәр булу фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Машинаның ток үткәргече белән тоташкан очракта, шофер механизм һәм линия өлешләре арасындагы элемтәне мөмкин кадәр тизрәк өзәргә тиеш. Көчәнеш астына эләккәндә, машинаның кабинасына, машинаның металл корпусына кагылмыйча, ишекне ачарга һәм җиргә сикерергә, бер аягыңда сикергәләп яки «каз» адымнары белән җирдән үкчәләрне аермыйча, аяклар арасында аерма ясамыйча, куркыныч зонадан 8-10 метр ераклыкка китәргә кирәк.
ХӨРМӘТЛЕ МЕХАНИЗАТОРЛАР! ИСЕГЕЗДӘ ТОТЫГЫЗ, ЭЛЕКТР ТОГЫ КЕШЕЛӘРНЕҢ ТОРМЫШЫ ҺӘМ СӘЛАМӘТЛЕГЕ ӨЧЕН ҮЛЕМ КУРКЫНЫЧЫ ТУДЫРА.»
Реклама хокукларында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев