Апа-сеңелләргә тиңләрлек
Элек-электән мәдәниятле булган кеше, яше күпме генә булса да, кечкенәдән үк сихерләп үзенә тарткан әдәбият, мәдәният дөньясыннан ваз кичә алмый.
Шундыйларның берсе – авылдашыбыз Нурия Гайфуллина. Ул һәрдаим китапханәгә килгән гәҗит-журналлар белән танышып бара. Хәзер инде, яше өлкән булу сәбәпле, өеннән чыгып йөрмәгәч, мин үзем аның өенә барам. Ул “Сәхнә” журналын бик көтеп алып, яратып укый. Бу мәкаләмнең тууына да шушы журнал сәбәпче булды. Мин бер кочак гәҗитләр күтәреп кергәндә Нурия апа күзләре яшьләнеп, телефоннан сөйләшеп утыра иде. Сөйләшү тәмамлангач, кулъяулыгы белән күзләрен сөртеп: “Син аптырама инде минем яшьләремә. Алар – шатлык яшьләре, киленебез Шәмсенурны 89 яшьлек туган көне белән котлавым иде”, – дип сөйләп китте.
Бер нигезгә килен булып төшеп, матур итеп гомер иткән, яки бертуганнарга кияүгә чыгып, килендәшләр булып яшәгән дус кызлар турында ишетеп беләбез, алар хакында вакытлы матбугат битләреннән дә укып торабыз. –Килен, каенсеңелләр дус яшиме? Әллә ул дуслык җырларда, шигырләрдә генәме? – дигән сорауны бирдем Нурия апага. Шул соравым авызымнан очып чыгуга, үзләренең 3 килене турында сөйли дә башлады:
–Без гаиләдә 2 кыз, 3 малай үстек. Әтиебез сугышта һәлак булгач, әниебез, биш баланы бер йодрыкка туплап, дус-тату булырга өйрәтеп үстерде. Киленнәр белән бүгенге көнгә кадәр кыз туганнар көнләшерлек итеп яшәдек һәм дә яшибез. Кызганычка каршы, бер киленебез Рауза 82 яшендә фани дөньяга күчте. Мин 9нчы сыйныфта укыганда, абыем Фаяз өйләнеп, Шәмсенур апа безгә килен булып төште. Менә бүген аңа 89 яшь. Ул бик мәрхәмәтле, чиста, барлык эшләрне җиренә җиткереп эшли. Безнең гаиләгә бик тиз ияләнде, барыбызны да хөрмәт итте. Фаяз абыйны 24 яшендә “Яңалык” күмәк хуҗалыгына рәис итеп куйдылар. 4 бала тәрбияләп үстерделәр. Безнең балаларыбыз да бергә үстеләр. Барлык бәйрәмнәрдә дә бергә, бер гаилә булып яшәдек. Менә 66 ел инде бергәләп тату гомер итәбез. Бүгенге көндә балалары да әти-әнисе биргән белем, тәрбия белән җитәкче урыннарда эшләп, кешеләргә ярдәм итеп яшиләр. Икенче абыем Фазыл Козгынчы авылының иң чибәр, кара кашлы, озын толымлы кызы Рауза апага өйләнде. Ул Урал якларында эшләп кайткан кыз булгач, матур итеп киенеп йөри иде. Мин дә кызыгып аның күлмәкләрен сорап кия идем. Бу гаилә дә берсен-берсе хөрмәт итеп яшәп, 5 бала тәрбияләп үстерделәр. Кызганычка каршы алар инде үзләре бакыйлыкка күчтеләр. Кече абыебыз Фоат, армия хезмәтен тутырып кайтуга, авыл хуҗалыгы институтына укырга керде. Районда авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе булып эшләде. Рауза исемле кызга өйләнеп, Мамадышта яшәделәр. Рауза шәһәрдә торса да, авылга бик тиз ияләнде. Әниебез белән дә бик тату гомер кичерделәр. Бик чибәр, оста биюче иде. Бәйрәмнәрдә идән такталары сыгылырлык итеп биюләре дисеңме, серләшә-серләшә бергәләшеп чәй эчүләр һич кенә дә истән чыгарлык түгел шул. Бүгенге көндә Раузага да 81 яшь инде. Көн дә телефон аша хәлләр белешеп, яшь вакытларны искә төшереп алгач, күзләрдә елмаюлы яшь тамчылары җемелди инде. Абыйларым гына өчесе дә бу рәхәт дөньядан иртәрәк киттеләр. Нинди генә авыр заманнарда яшәсәк тә, туганнарым, өч киленебез белән бервакытта да сүзгә килмичә, дус-тату булып яшәүләр мәңге онытылмаслык хатирәләр булып кала шул.
Бу язманы әзерләгәндә: “83 яшьлек каенсеңелләре Нурия Гайфуллина”, – дип язарга онытма инде дип, искәртеп кенә торды әңгәмәдәшем.
Кешене кеше иткән төп нәрсә – хезмәт, туган җиргә, туганнарыңа булган хөрмәт, мәхәббәт, үз туфрагыңнан, анадан тугач та шифалы суы белән иреннәреңне чылаткан чишмә-елгаларыңнан, тәпи баскан урам, кырларыңнан аерылмыйча яши белү. Бу гаиләләр турында шундый фикердә калдым мин.
Элек-электән мәдәниятле булган кеше, яше күпме генә булса да, кечкенәдән үк сихерләп үзенә тарткан әдәбият, мәдәният дөньясыннан ваз кичә алмый.
Гөлия Мостафина.
Шәмәк авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев