Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кайсысы яхшы – репетиторны өйгә чакырумы, әллә мәктәптәге дәресләр һәм онлайн-әзерлекме

Репетиторлык вариантлары бүген чиксез: “өйдәге” укытучыдан алып онлайн-курсларга кадәр. Кайсын сайларга? Теләсәң дә җиңел генә яхшы белем алу мөмкин түгел.

Безнең шәһәрдәге бер мәктәп укытучысы белән (исемен атамауны үтенде) әңгәмәбез ышанычлы оптимистик рухтагы нотада тәмамланды. Репетиторлык белем бирү хезмәте базарында үз урынын тапты һәм аңа сорау елдан ел арта гына бара. Ләкин! Репетиторны фәнне белмәгәннәр, яисә җаваплылыкны башкалар җилкәсенә аударырга теләүчеләр яллый. Әңгәмәдәшем шулай дип саный:

–Репетитор белән гадәттә 9-10нчы сыйныфта эшли башлыйлар. Ә инглиз теле буенча – беренче сыйныфтан ук. Бер сәгать шөгыльләнүнең бәясе – 500-800, 1000 сум. Ул нинди фән булуга түгел, ә укучының белем дәрәҗәсенә карый. Укучы һәм укытучы өчен иң уңайлысы – өйдә шөгыльләнү. Бу вакытта үзара аралашасың, күзләр белән контактка керәсең, ә килеп туган сорауларга шунда ук җавапны аласың. Барысын да укытучы артыннан кабатлау мөмкин түгел. Барыбер укучының үзенә укырга һәм күп вакыт шөгыльләнергә туры киләчәк.

Ә менә кем максатка омтылучан, андыйларга курслы фән дәресләре уңайлы. Аларны интернет челтәрендә репетиторларны сайлау буенча онлайн-сервисларда табарга мөмкин. Алар шул ягы белән кызыклы: укытучыны ерак Себердәге фәнни шәһәрчектән дә, телисең икән техник югары уку йортлары көчле булган сәнәгать үзәгендә дә табарга була. Андый курслар арзанракка да төшә әле. Аларның өстенлеге: укырга, язарга, үзеңә күбрәк практик күнекмәләр алырга ярдәм итәләр. Үзлектән шөгыльләнмичә һәм моңа җаваплы карамыйча яхшы белем алып булмаячак.

Бүген мәктәптә укытучы ТДИ һәм БДИга әзерләнү өчен тиешле күләмдә белемнәрне бирә. Өйгә мәҗбүри бирелгән эшләр укытучы белән кире элемтә булдыруга ярдәм итәләр. Монда бернинди дә сер юк: әгәр мәктәп программасы таләп иткәнчә ирекле рәвештә шөгыльләнә икән, укучы тиешле баллар минимумын репетиторсыз да барыбер җыячак.

Газета укучыларыбызга сорау: кайсысы яхшы – репетиторны өйгә чакырумы, әллә мәктәптәге дәресләр һәм онлайн-әзерлекме? Чыгарылыш сыйныф укучысына киңәшегезне түбәндәге телефон аша кабул итәбез: 8-939-305-24-13

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев