Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Без Тукайны укыйбыз...

Бу ел Республикабыз Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүгә безнең мәктәп зур эшкә кереште. Кемдер Тукай сүзләренә язылган җырларны өйрәнә, кемдер әсәрләрен ятлый һәм шул шигырьләргә иллюстрацияләр ясый башлады. Кыскасы, кемнең кулыннан нинди эш килә, булдыра, шуны эшли. Мәктәп гөрли, төрле чаралар оештырыла.

Бу эштә бигрәк тә башлангыч сыйныф укучылары актив булды. Эшләр мәктәп эчендә генә калмады, мәктәп кысаларыннан чыгып илебезнең төрле почмакларына таралды. Чын-чынлап шулай! Өйрәнгән һөнәрләребезнең видеоязмаларын республика һәм региональ конкурсларга җибәреп мәктәбебез даны еракларга таралды. Мәсәлән: Самара өлкәсендә уздырылган “Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил – мәңге яшәрләр безнең күңелдә”  конкурсында катнашып Гобунов Кирилл белән Гаврилова Эллиана 1 урынга, Яковлева Анна белән Сергеева Эльза 2 урынга, ә апалы – энеле Яковлева Алина һәм Арсений 3нче урынга лаек булдылар. Бу балалар “Габдулла Тукайның тууына 135 ел” дип исемләнгән шигырь конкурсында, ә Гобунов Кирилл - Роберт Миннуллин истәлегенә багышланган  фәнни- гамәли конференциядә чыгыш ясап республика күләмендә 3 нче урынны яулады. Тукайга багышланган башка конкурсларыбызны санап китсәк исемлек бик озынга китәр иде.
Безнең укучылар монда да актив. “Яз ритмы” конкурсында катнашып Вятская Лианабыз 1 дәрәҗәле дипломга лаек булса, Керәшен фестивалендә уңышлы чыгыш ясап тамашачыларның мәхәббәтен яулады. 
Шулай ук Район башкарма комитеты җитәкчесе Иванов А.П. тарафыннан оештырылган “Мирас – Наследие” конкурсының “Халык уеннары” номинациясендә  катнашып башлангыч сыйныф укучылары, үзләренең укытучылары Шәрифуллина С.М., Мөфахәрова Л.В. һәм педагог- оештыручы Вятская Е.А. җитәкчелегендә 1нче урынны, ә Гаврилова Э. “Илһамият” номинациясендә 2 урынны яуладылар. Укучыларның шушындый призлы урыннарга ия булуларында бу укытучыларның укыту- тәрбия эшләренә җаваплы караганнары, эшне системалы рәвештә оештырып, күп көч куйганнары күренә. 
Бу укучыларга зур дәрәҗәләргә ирешергә ярдәм иткән укытучыларга алга таба иҗади уңышлар телик.
Шарифуллина С.М.
башлангыч сыйныф укытучысы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев