Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Башкалабыз Казанга сәяхәт

 Май аеның матур бер көнендә без, мәктәп белән, башкалабыз Казанга сәяхәткә кузгалдык. Казан шәһәрендә берничә тапкыр булсам да, сыйныфташларым белән баруым тәүге тапкыр иде...

    

   Район үзәге Мамадыштан махсус чакыртылган зур автобус белән юлның озынлыгы сизелмәде дә.

     Менә без Казан шәһәрендә. Ул безне үзенең биек- биек йортлары, исәпсез – хисапсыз машиналары булган тулы урамнары белән каршы алды. Сәяхәтебезнең башы зоопарктан башланды. Монда без дәреслекләрдән генә таныш булган кыргый җәнлекләрне, кошларны, еланнарны, ташбакаларны үз күзләребез белән күреп сокландык. Зоопарктан чыккач без Казаныбызның горурлыгы булган Кремльгә юл тоттык. Монда шулай ук Кол Шәриф мәчетенә кердек, Сөембикә манарасы белән якыннан таныштык. Ә аннан сон Бауман урамы буйлап сәяхәт кылдык.

    Безгә шушы сәяхәтне оештырган мәктәбебез директоры Владимир Николаевичка олы рәхмәтле.  Бу сәяхәт безнең күңелләрдә якты истәлек булып озак сакланыр әле.

    3 нче сыйныф укучысы Сергеева Эльза. Җөри урта мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев