Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ак Барс Банк Мамадыш районы мәктәпләренә ноутбуклар бүләк итте

Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов һәм Ак Барс Банкның “Мамадыш №1“ сату офисы җитәкчесе Хәлим Галимов хакимияттә узган эшлекле киңәшмәдә мәктәп директорларына ноутбук алу өчен сертификатлар тапшырдылар. Чара Татарстанда цифрлаштыру елы кысаларында уза.

Республика мәктәпләрендә компьютер техникасын яңарту программасы, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән, Ак Барс Банк тарафыннан үткәрелә һәм мәгариф өлкәсен цифрлаштыруга юнәлдерелә.

Гомумән алганда, Мамадыш районы 538 яңа ноутбук алган. Иске техниканы яңарту мөмкинлеген банк мәктәпләргә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә бирә.

Барлык ноутбуклар ICL компаниясе тарафыннан җитештерелгән. Алар үз илебездә эшләнгән “Мой Офис“ һәм “Р7 - офис“ офис программалары белән тәэмин ителгән. Офис пакетлары чит ил программаларының аналоглары булып тора һәм үз эченә текст, таблица, презентация редакторларын ала. Импортны алыштыру шартларында болар барысы да аеруча актуаль.

Ак Барс Банк хәбәр итүенә караганда, Татарстанда цифрлаштыру елында республика укытучыларына 12 мең ноутбук биреләчәк.

Мамадыш районы педагоглары, мәгариф учреждениеләре инфраструктурасын яхшыртуга өлеш керткән өчен, Ак Барс Банкка рәхмәт белдерәләр. Хәзерге вакытта мәгълүмати технологияләр дәресләрдә дә, класстан тыш чараларда да даими кулланыла. Укытучылар мондый ярдәм белән балаларның белем сыйфатын күтәрү өстендә тагын да нәтиҗәлерәк эшли алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев