Кетер-кетер килеп торган кыяр тозлыйбызмы?
Кышын менә дигән тәмле ризык булачак бу!
Банка һәм капкачларны стерильләштерәбез, әмма кыяр өчен суны кайнатмыйбыз.
Маринад өчен кирәк булачак: 3,5 литр су (салкын су), 3 аш кашыгы тоз, 200 граммлы 2 стакан шикәр комы, 9 процентлы 2 стакан аш серкәсе.
Кәстрүлгә шуларның барысын да салып, болгатабыз. Кыярларны яхшылап юабыз, банкаларга (кыяр зурлыгына карап, өч литрлы 2-3 банка кирәк) тутырып, тозлык салабыз да капкач белән ябабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев