Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дорожный патруль

Сак йөрегез!

Белеүебезчә, тәрбия иң беренче чиратта гаиләдән башлана. Шулай да балалар бакчасында аны ныгыту, киңәйтү тәрбиячеләрнең төп бурычы булып тора.

Сабыйларның шәхес булып формалашу процессында балалар бакчасында биргән тәрбия мөһим роль уйный. Балаларның урамда, паркларда, транспорт юлларында үз-үзләрен тотышы шуның әһәмиятле бер өлеше булып тора.

5 нче апрельдә Мамадыш шәһәренең мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе “Бәләкәч” 5 нче номерлы балалар бакчасында Республикакүләм “Яшел ялкын-2018” бәйгесе үткәрелде. Чара тәрбиячеләр һәм Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арасында балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычын киметү максатыннан ел саен оештырыла. Бәйге тәҗрибә уртаклашу, белем тирәнәйтү өчен Татарстанның төрле район тәрбиячеләренбер мәйданга җыйды.

“Яшел ялкын-2018” бәйгесендә Казан шәһәре, Кукмара, Лаеш, Әлмәт, Саба, Бөгелмә һ.б районнарда төбәк этапларында җиңгән тәрбиячеләркөч сынашты. Катнашучыларның тәҗрибәсен, белемен югары дәрәҗәле жюри бәяләде. Конкурста катнашучылар юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча педагогик чаралар планын тәкъдим иттеләр һәм балалар белән шуннан берничә фрагмент, дәрес күрсәттеләр. “Бәләкәч” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар да бу чарада бик кызыксынып, теләп катнашты. Дәресләр барышында төрле ысуллар, биремнәр, кызыксындыргыч уеннар кулландылар. Жюри әгъзалары, объектив бәяләнгән фикерләре белән уртаклашып, дәресләрнең бик кызыклы, мәгълүмати, нәтиҗәле булуын ассызыклады, алга таба да шушындый рухта дәвам итәргә дигән теләктә калды. Икенче көнне жюри район мәдәният сараенда дәвам ителгән чарада җиңүчеләрнең исемнәрен яңгыратты. Тантаналы бүләкләү барышында җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр бирелде.

Кеше гомере буе нидер өйрәнә. Бу семинар да һәр хезмәткәр өчен бик файдалы булды. Республикада үткәрелә торган әлеге чара сабыйларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгуын киметүдә һәм балаларның иминлеген саклауда үзеннән зур өлеш кертә.

Гөлия Сөнгатуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев