Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби сәхифә

Олыяз лицеенда язучылар белән очраштылар

Буыннан-буынга асыл хәзинә итеп тапшырыла торган, заман җилләре дә ала алмаган, кешелек тарихы өчен бик кадерле булган кыйммәтләр бар. Юк, асылташлар түгел. Бәясен берни белән дә үлчәп булмый торган, еллар үткән саен кыйммәте арта гына барган бу кыйммәт – әдәби хәзинә.

 

 

Шушы хәзинәне үзенең туган халкына бүләк иткән язучыларыбыз  лицеебызда  кунакта булдылар. Әйе, кеше гомерендә онытылмас мизгелләр бик күп була. Шуларның берсе – язучылар белән очрашу. Бу көнне Олыяз лицеенда якташ язучыбыз, шагыйребез Ш.Маннурның туган көне  уңаеннан оештырылган матур бәйрәм булып узды. Авыл мәктәбендә тере каләм ияләре белән очрашу, көн саен була торган вакыйга түгел. Бик эчтәлекле, кызыклы, кирәкле, кем әйтмешли, мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күр дигәнне хуплап, чын мәгънәсендә сихри очрашу булды ул. Алар арасында инде шактый гына багажлысы да, һәм яңарак кына каләм тибрәтүчеләр дә бар. Без  бик бәхетле, чөнки бездә кунакта, безнең белән янәшәдә олы йөрәкле, гаҗәеп тә талантлы, матур күңел һәм моңлы йөрәк ияләре  шагыйрь-язучыларыбыз: Рифат Җамал, Ринат Мөхәммәдиев, Зиннур Мансуров, Фәнил Гыйләҗев,Факил Сафин, Мансур Сафин, Рафаил Газизов, Вәрис Гали, Гыйлемхан Дәүләтшин.

      Язучылар һәркайсы үзләрен борчыган проблемалар хакында фикер алыштылар, иҗатлары белән якыннан таныштырдылар, тел һәм милләт язмышы хакындагы уйлары белән бүлештеләр, китапларын бүләк итеп бирделәр. Ә балалар, үз чиратында, Ш.Маннурның күңел түренә үтеп керә торган матур шигырьләрен сәнгатьле итеп яңгыраттылар, җырлар башкардылар, хәтта үзләре язып караган шигырьләрен дә укып күрсәттеләр. Ике сәгатькә сузылган бу кичә бер сулышта узып китте.

    Безне якын итеп, безнең белән очрашуга кайткан язучы-шагыйрьләребезгә зур рәхмәтебезне җиткезәбез. Һәм  иҗат әһелләреннән яңадан-яңа иҗат җимешләре көтеп калабыз.

                 Әгъләмҗанова Алсу Фәйзи кызы,

Олыяз лицее башлангыч сыйныфлар укытучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев