Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби сәхифә

Кояш чыкса - табигать яңара, китап укысаң – күңелең агара

Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкы бердәмлеген ныгыту максатларында, Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә 2021 ел – Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.

Шушы уңайдан, 11 нче – 31 нче март аралыгында районыбызда мәктәп яшендәге балалар өчен “Якташ язучылар туган тел сагында” дип исемләнгән әдәби марафон оештырылды. Әлеге марафонда безнең мәктәптән 26 укучы катнаша. Безнең өчен бу бик зур сөенеч һәм горурлык!
17 март көнне Кызыл Тау урта гомуми белем мәктәбендә “Бер күрешү - үзе бер гомер “ дип аталган очрашу кичәсе булып узды. Яшь әдәбимарафончыларыбыз 9 тапкыр әдәбимарафонда катнашкан әдәбимарафончы, танылган шагыйрә, 5 китап авторы, Шәйхи Маннур исемендәге премия лауреаты, Татарстаннын атказанган мәдәният хезмәткәре, районыбызда эшләп килүче “Агымсу дулкыннары” әдәби оешмасы җитәкчесе, 2011 нче елдан “Агымсу” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы, гаҗәеп талантлы җырчы, оста баянчы, театр артисты - Гөлнур Зарип кызы Васыйлова белән очраштылар.
Гөлнур Васыйлованын һәр яңа әсәре - безнең өчен рухи азык. Аның шигърияте Туган җиребезгә очсыз-кырыйсыз мәхәббәт, туган халкыбызга тирән хөрмәт хисләре белән сугарылган. Укучылар Гөлнур Васыйлова шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Китап сөючеләр төп фикерле, тормышчан шигырьләр иҗат итүче якташыбызга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Гөлнур Зарип кызы аларга тулы итеп җавап бирде, әдәбимарафон буенча яшь әдәбимарафончыларга киңәшләрен җиткерде, уңышлар теләде.
Өмет өзмик әле бәхетләрдән,
Кышлар да бит язга тоташа.
Күрешүләр алда өмет итеп,
Тәмам итик әле җыр аша, -
дип очрашу кичәбезне татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Туган тел” җыры белән тәмамладык.
Форсаттан файдаланып, очрашуыбызның кунагы - Гөлнур Зарип кызы Васыйловага эчтәлекле һәм файдалы чыгышы өчен бик зур рәхмәт җиткерәбез. Иҗат чишмәләре саекмасын, яңадан-яңа уңышлар телибез.

Гөлшат Сибгатуллина,
Кызыл Тау урта гомуми белем мәктәбе педагог-китапханәчесе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X