Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җан авазы

Язучы, профессор һәм бакчачы Фарсель Зыятдинов вафат

Фарсель Зыятдинов белән хушлашу иртәгә «Мәрҗани» мәчетендә узачак.

 Икътисад фәннәре докторы, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклаган галим, профессор, академик, язучы, экономист, агроном, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, тәрҗемәче һәм атаклы бакчачы Фарсель Зыятдинов вафат булды. Бу хакта аның хатыны Венера ханым хәбәр итте.

21 июнь көнне Фарсель Зыятдиновка инсульт булып, ул Республика клиник хастаханәсенә эләккән иде, дип язган иде «Интертат». Ике айга якын ул биредә ятты.

Фарсель Зыятдинов белән хушлашу иртәгә «Мәрҗани» мәчетендә узачак. Вакыты соңрак билгеле булачак.

    Фарсель Сәләх улы Зыятдинов 1937 елның 1 июнендә Татарстанның Калинин (хәзер Актаныш) районы Качкын авылында туа.
    Аның «Кызык дөнья» (1974), «Тагын килде язлар» (1991) балалар өчен китаплары, «Гыйльми белән Белми» (1983) хикәяләр җыентыгы, «Изге йорт» (1997) повесте, публицистик әсәрләре бар. Бакчачылык турында «Ямь һәм тәм яки безнең бакча» китабы (2010) авторы.
    Фарсель Зыятдинов «Казанның 1000 еллыгы» медале белән бүләкләнгән

 

. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/16-08-2021/yazuchy-professor-m-bakchachy-farsel-zyyatdinov-vafat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X