Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Урманчы могҗизасы

Иконалар аңа төбәлгән кешеләрнең җаннарын чистартучы бөек көчкә ия. Еллар сөреме белән образлары тоныклана башласа да, бервакыт алар үзләре дә яшәрәләр. ВӘРИС ГАЛИ Мөселманнарда дисбе, шамаил, бөти, христианнарда икона белән хач изге әйберләрдән санала. Барысы да кешене явыз көчләрдән саклау, тормышына иминлек китерү өчен кулланыла. Алар белән бәйле күп кенә...

Иконалар аңа төбәлгән кешеләрнең җаннарын чистартучы бөек көчкә ия. Еллар сөреме белән образлары тоныклана башласа да, бервакыт алар үзләре дә яшәрәләр.

ВӘРИС ГАЛИ

Мөселманнарда дисбе, шамаил, бөти, христианнарда икона белән хач изге әйберләрдән санала. Барысы да кешене явыз көчләрдән саклау, тормышына иминлек китерү өчен кулланыла. Алар белән бәйле күп кенә могҗизалар да булып кына тора. Янгыннарда ялкын телләре бөтен нәрсәне юк иткәндә Коръәннәр янмыйча кала, иконалардагы йөзләрдән яшь таму очраклары күзәтелә, борынгы иконалар үзләреннән-үзләре яшәрә башлыйлар. Урманчы авылындагы Терелтүче Троица чиркәвендә дә шундый могҗиза башланган: биредәге бик борынгы Архангел Михаил иконасындагы сурәт үзеннән үзе ачыклана ягъни изге образ яшәрә. Терелтүче Троица чиркәве Урманчы авылында сәүдәгәр Алексей Сухопаров тарафыннан 1818-1825нче елларда җиткерелгән. Афонда булганда ул аңа Изге Бөекгазапланучы Пантейлеймон иконасы сатып алып кайта. Приход халкы аны аеруча яраткан, дәвалау үзлегенә ия дип исәпләгәннәр. Чиркәү яңадан "Берсут" агрофирмасы генераль директоры Николай Кириллов һәм аның командасы тарафыннан торгызылып, 2007нче елны Казан һәм Татарстан архиепискобы Анастасий тарафыннан изгеләндерелде. Әлеге агачка ясалган Архангел Михаил иконасын прихожаннар алып килгән. Аны Казахстан якларына алып киткән булганнар, шуннан кире әйләнеп кайткан. Вакытлар үтү белән аның образы каралган, тоныкланган. Соңгы вакытларда ул ачыклана, яшәрә башлаган. Чиркәүнең Терелтүче, Җанландыручы дип аталуы белән дә берәр бәйләнеше бардыр, бәлки. Архангел Михаил иконасы-барлык православие христианнарын күзгә күренгән һәм күренмәгән дошманнардан, явыз рухлардан саклаучы булып исәпләнә. Савыгу өмет итеп тә, яңа йортка күченгәндә дә аңа иман укыганнар. Ул төзелешләрне һәм төзүчеләрне саклаучы булып та хисаплана. Урманчы халкы икона дөрестән дә савыктыру үзлегенә ия, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев