Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Нур иңсен күңелләргә

Безнең Зур Өске авылында үз муллабыз юклыгы һәммәбезне борчый. Тик игелекле эшләр, йолаларны башкару өчен бу киртә түгел. Барлык мөселман дөньясы белән беррәттән Корбан гаете зурлап билгеләп үтелде. "Котдүс мәчете" иртәдән үк ишекләрен ачты. Әтиләребез гаеткә кешенең күп җыелуын әйттеләр. Мәчет янында корбан да чалынды. Бу изге эшнең башында авылыбызның...

Безнең Зур Өске авылында үз муллабыз юклыгы һәммәбезне борчый. Тик игелекле эшләр, йолаларны башкару өчен бу киртә түгел. Барлык мөселман дөньясы белән беррәттән Корбан гаете зурлап билгеләп үтелде. "Котдүс мәчете" иртәдән үк ишекләрен ачты. Әтиләребез гаеткә кешенең күп җыелуын әйттеләр. Мәчет янында корбан да чалынды. Бу изге эшнең башында авылыбызның хөрмәт иясе Суфия апа Җамалыева тора. Әлеге саваплы гамәлләрне башкаруда ул башлап йөри. Корбанлыгын да үзе тапты, үз йортына алып кайтып, айга якын тәрбияләде. Тирә-як авыллардан бердәнбер хаҗия дә әле ул. Гомер буе балаларга белем биргән мөгаллимә, лаеклы ялга чыккач та, авылдашларга мәгърифәт нуры таратудан туктамый. Үзе Мамадышка мәдрәсәгә йөреп, гарәпчә укырга-язарга өйрәнде, алган белемнәрен авылдашлар белән дә уртаклаша. Илне икмәк, ит, сөт белән туендыручы авылларыбыз, ни кызганыч, "картая". Безнең авыл да шулай. Буш йортлар саны арта, вакытсыз арабыздан бакыйлыкка күчүчеләр дә соңгы елларда күбәйде. Бу күренешләр эчендә җаны булган һәркемне борчый. Өстәвенә, авылыбызда мулла юк. Кирәге чыкканда, муллаларны күрше авыллардан алып киләләр. Мулла булмагач, мәчетебез дә тулы көченә эшләми. Ә югыйсә бит авылыбыз уртасында күпләр кызыгырлык менә дигән мәчетебез бар. дүшәмбе көнне авылыбыз халкы корбан ашына мәктәпкә җыелды. Бергәләп җыелган сәдака акчасына тәкә, кирәкле ашау-эчү товарлары алынды, ә Чулпан апа Сәмигуллина җитәкләгән башлангыч мәктәп коллективы табын әзерләде. Димәк, бу изге гамәлгә бөтен авылдашыбызның өлеше керде. Корбан ашында катнашкан һәркем күңеленнән авылыбызның үсеп китүен, мәчетебезнең тиешенчә эшли башлавын, авылдашларыбызга иман байлыгы, сәламәтлек теләде. Алла боерса, теләкләр тормышка ашар, авылыбыз тернәкләнеп, үсеп китәр дип, чын күңелдән ышанасы килә. Амин.

Алия Әбүбәкерова,

Көмеш Күл урта мәктәбе укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев