Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Корбан ашлары берләштерә

"Ак калфак" мөслимәләр клубы мәдрәсәдә корбан ашы үткәрде. Корбан чалу-Аллаһы Тәгаләгә якынаю дигән сүз. Корбан чалдык та, бетте түгел, аның әҗерен көтик. "Ак калфак" клубын оештыручы Рузалия Ибраһимова: "Корбан ашлары безне берләштерә, иманыбызны ныгыта, изге эшләргә рухландыра, тормышыбызда тәртип саклый",-ди. Мәҗлестә районыбыз мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев, мәдрәсә директоры Габдрахман хәзрәт...

"Ак калфак" мөслимәләр клубы мәдрәсәдә корбан ашы үткәрде. Корбан чалу-Аллаһы Тәгаләгә якынаю дигән сүз. Корбан чалдык та, бетте түгел, аның әҗерен көтик. "Ак калфак" клубын оештыручы Рузалия Ибраһимова: "Корбан ашлары безне берләштерә, иманыбызны ныгыта, изге эшләргә рухландыра, тормышыбызда тәртип саклый",-ди. Мәҗлестә районыбыз мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев, мәдрәсә директоры Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин, районыбыз абыстае Әлфирә Миннегалиева үтемле вәгазьләр сөйләделәр. Илһам хәзрәт Миннегалиев: "Корбан чалуны мәҗлес уздыру өчен генә түгел-Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ниятләргә тиеш. Монысы аеруча дәрәҗәле. Чөнки барча галәмнәрнең хуҗасы Аллаһы Тәгалә барысын да күрә, барысын да белә",-диде. Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин үз чыгышында : "Без Аллаһка инангач, Ул кушканча яшәргә тиеш. Аллаһ бар дип әйтү генә, гыйлемлелек кенә, галим булу гына да җитми. Мөселманнарны бу бәйрәмгә җыючы, туплаучы, ислам динен куәтләп йөрүче Рузалия Ибраһимовага, "Ак калфак" мөслимәләр клубы әгъзаларына Аллаһының рәхмәтләре", булсын",-дип ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев