Нократ

Илчегә үлем юк

Соңгы айларда бөтен дөньяда барган вакыйгалар безне үзгәртте, уйларга, фикер йөртергә, бер-беребезгә тагын да ихтирам белән карарга өйрәтте. Тик толерантлыкны һаман кем ничек аңлый бит. Үзаңыбыз өстендә эшләмәсәк, үзебезне үзебез күтәрмәсәк, дөньяга танытмасак, без кемгә кирәк?! Кысла да - балык?! Моннан дистә еллар элек без мөхтәсиб Илһам хәзрәт Миннегалиев белән...

Соңгы айларда бөтен дөньяда барган вакыйгалар безне үзгәртте, уйларга, фикер йөртергә, бер-беребезгә тагын да ихтирам белән карарга өйрәтте. Тик толерантлыкны һаман кем ничек аңлый бит. Үзаңыбыз өстендә эшләмәсәк, үзебезне үзебез күтәрмәсәк, дөньяга танытмасак, без кемгә кирәк?!
Кысла да - балык?!
Моннан дистә еллар элек без мөхтәсиб Илһам хәзрәт Миннегалиев белән "Нократ"ыбызда "Иман" сәхифәсе алып бара башладык. Берзаман редакциягә хат килде: "Безнең авыл хәзрәте - хәсрәт, безгә шулай - шулай дип әйтте, фәлән-фәсмәтән..." Хатны Илһам хәзрәткә күрсәтәм: "Ярар, яхшы, хәзрәт эшли, димәк. Чыннарын каян алыйк соң, имам да күктән төшмәгән, шул ук авыл баласы, берзаман җитлегер әле. Сусыз җирдә кысла да-балык!"- диде ул. Хәзер һәр айның беренче атна чәршәмбесендә мәдрәсәгә укырга җыелган дистәләгән авыл хәзрәт-абыстайларын күргән саен шул сөйләшү искә төшә дә, елмаеп куям. Районыбызның руханилар командасының һөнәри осталыгын, булдыклылыгын, бердәмлеген ассызыкламый мөмкин түгел! Күптән түгел генә мөхтәсибәт автофаҗигадә һәлак булган хәзрәтләр Исмәгыйль Гаянов һәм Әлфит Җамалетдиновның еллыгын "Диләрә" кафесында зурлап уздырды. Әрвахлар турында истәлекләр яңарттылар, алар рухына дога багышладылар, гаиләләренә рухи һәм матди ярдәм күрсәттеләр. Яшьти Исмәгыйль образына бәйле кайбер вакыйгаларны мин дә хәтеремдә яңарттым. Районыбызның Иске Завод авылында церебраль паралич диагнозы белән дөньяга килә ул. Аның аякларын көчкә сөйрәп, гәүдәсе белән атыла-бәрелә шәһәребездәге көнкүреш йортының аяк киемнәрен ремонтлау цехында эшләп йөргәнен хәтерлим. Аннары югалттым. Чит җирләргә китеп, рус кызына өйләнгән, сәүдәгәрлек белән шөгыльләнгән икән. Хатыны авырып, вафат булгач, югалту ачысыннан үзе дә хастага сабышып, туган йортына кайтып егылган. Берзаман Иске Завод авылына аны имам итеп билгеләгәннәр дип ишеттем. Югары Ушмага командировка баргач, берәү абына-сөртенә каршыма килеп басты: озын чәчен будыргыч белән тарттырып бәйләгән, башына киң кырлы эшләпә кигән, колагында алкасы елтырап тора. Бәрәкалла, Исмәгыйль ич бу! Яңа сайланган имам да шушы булып чыга түгелме?!... Мәчетне сафка бастыруда, авыл халкын дингә өндәүдә аның кылган изге гамәлләрен санап кына бетерерлек түгел. Хәзрәтебез үзе дә көнләп түгел, сәгатьләп үзгәрә башлады. Берничә елдан аны Сайкичүдәге "Рәхмәт" мәчетенә эшкә күчерделәр. Беркөнне шалтырата бу:
-Алсу, әйдә Степан Петровичны ал да, Казанга "Пирамида"га киттек, Америка көтүчеләреннән хөр фикерләүче байлар ясаган музыка - джаз тыңларга барабыз. Миндә өч билет бар, мәчеткә кергән бер җырчыга вәгазь сөйләгән идем, шул бүләк итте,- ди. Ирем белән безнең анда бару килеп чыкмады, ләкин без аңа юлдашлар - менә дигән ике чибәр, эшлекле кыз таптык. Кара кәчтүмнәрен, кәләпүшләрен киеп, ике ягыннан ике асылкошны култыклап, зал буйлап барган Исмәгыйльне күргәч, теге җырчы ах иткән, сәхнәдән соклануын да белдергән әле. Редакциягә еш кереп, безгә дә акыл биреп чыгарга вакыт таба иде ул. Фал китабын ачкандай, иң кирәген, турысын гына әйтә, көр күңеле, җорлыгы белән яшәү дәртен арттыра, сүзләрен үзенең матур, ихлас гамәлләре белән раслап күрсәтә иде. Аның белән сөйләшкәч, үзеңнең ни дәрәҗәдә рухи гарип икәңлегеңне, гафләт йокысы кичергәнеңне тоясың да, оят булып китә. Россия ислам университетына укырга керде. Казанда өйләнүе, улы тууы турында хәбәрне ишетеп шатландык, котладык. Бөтен дөньяга билгеле гарип рухани хикмәтле Ник Вуйчич токымыннан иде шул ул.
... Дүрт кешенең гомерен өзгән фаҗига урынына "Ашыгыч ярдәм" машинасы килгәндә Исмәгыйль әле исән булган. Шәфкать туташы аңа ярдәмгә ташлангач: "Мине түгел, әнә башта аларны карагыз!" -дип, җан биргән диделәр...
"Рәхмәт" мәчетенә нәкъ менә аны эзләп керүчеләр, юксынып йөрүчеләр хәзер дә бик күп диләр. Иман турында бик күпләргә сүз каткан, акыллы киңәшләрен биреп өлгергән булып чыкты ул. "Үз илендә пәйгамбәрләр юк"- ди мәкаль, бар бит, бар, җәмәгать! Тик без аларның кадерен югалткач кына беләбез түгелме?!
Сагынабыз сине, Исмәгыйль! Күркәм эшләреңне дәвам итәргә омтылабыз.
Өч капитан
Рудольф Рәфыйков һәм Хатыйф Рәхимов - икесе дә озак еллар буе ерак диңгезләрдә йөзгән капитаннар. Олыгайган көннәрендә җирсеп, туган шәһәрләренә кайтып төпләнгәннәр. Беркөнне икәүләшеп редакциягә керделәр дә, сүз башладылар:
- "Нократ"ның мөхәррире мәрхүм Зиннур Хәсәнов безнең якын дус иде, аны бик юксынабыз, аның кабере яныннан үзебезгә урын алып куйдык, - диләр. Хатыйф ага русча язып мәкалә дә алып килгән.
-Сеңлем, моряк булырга кечкенәдән үземне әзерләдем. Нократ буендагы пристаньдагы дебаркадердга, суга карап хыялланып басып торыр идем. 17 яшьлек чагымда язгы Нократка кереп чумдым да, йөзеп китүгә, салкын су бөтен гәүдәмне өтеп, куырып алды. Үләр алдыннан күз алдына әни килеп баса икән. Кая гына барсам да, газиз әниемне, туганнарымны, туган җиремне йөрәк түрендә йөрттем. Мин бу мәкаләмнең саф татар телендә басылуын теләр идем. Ана телендә чыгыш ясыйсым килә. Кайбер сүзләрне оныткач, көләрләр дип куркам. Чит җирләрдә күп йөрелде шул! -ди. Үзенең Урта, Балтыйк, Каспий диңгезләрендә йөзүе, 15 илдә булуы турында тәфсилләп сөйләде. Рудольф ага Сингапурдагы чисталык, Япониядәге тәртип, аларның гаҗәеп сөйләмнәре, Индонезия чибәрләренә гашыйк булуы турындагы матур хикәятләре белән аңа кушылды.
-Хәзер малайлар бер дә капитан булырга хыялланмыйлар микән әллә? Безне мәктәпләрнең берсенә дә очрашуга чакырганнары юк. Сөйләр идек без күргәннәребезне, чит җирләрдә алган гыйбрәтләрне! - диләр. Иделдә һәлакәткә очраган "Булгария"дәге суга батучыларны коткарып, каһарманлык үрнәге күрсәткән шәһәрдәшебез капитан Роман Лизалин белән Нократ яр буендагы "Арабелла"да күрешмәкчеләр икән.
Әлеге татар рухы белән сугарылган, илләр гизгән, дөнья күргән, искиткеч кызыклы шәхесләр белән очрашуларны ешрак уздырасы иде.
Аңлатма
Толерантлык төшенчәсе ташлама ясауны, юл куюны, йомшак мөгаләмәне аңлатмый. Толерантлыкның чагылышы шулай ук социаль гаделсезлеккә, үз карашларыңнан баш тарту һәм чит карашларга буйсыну, яисә үз карашыңны башка кешеләргә бәйләүгә түземлелекне аңлатмый. Толерантлык төшенчәсе башка кешене яки берләшмәне тану һәм кабул итү, аның карашларына, яшәү рәвешенә, диненә, милләтенә хөрмәт белән карауны аңлата.
"Гиннеслар китабы"на кем керә
Мәгариф ветераны, күренекле спортчы Камил Хисмәтов та-редакциябезнең еш кунагы. Беркөнне керде дә, сумкасыннан шалтыр-шолтыр тартып алып, өстәлемә медальләрен китереп салды.
-Белоруссиянең Витебск шәһәрендә гер буенча оештырылган Бөтендөнья ярышларыннан кайтып килешем, Җир шарыннан 600ләп спортчы җыелган иде. Республикабыздан берүзем бардым, үз номинациямдә сигез рекорд куйдым. Котлый аласыз: Камил агагыз Гиннеслар китабына икенче тапкыр керде. Сертификатны Англия комиссары үзе тапшырды! - ди. Мин бу китапка әллә кайдагы, буй җитмәслек рекордларны гына теркиләр дип уйлый идем. Ә монда Комазан урманчылыгында яшәүче 68 яшьлек бабай шул турыда сөйли, икенче тапкыр бит инде. Ышанмас идең: әнә бит медальләре (бу юлысы гына да сигез данә!), дипломнары, журналдагы язмалар. Хәер, аның сабантуйларда ике потлы герне бертуктаусыз чөеп торганын, оста шахмат уйнавын күреп шаккаткан бар. Мәдрәсәдә гыйлем алганын да беләм.
Шунда чыга торган "Нәсыйхәт" гәҗитендә "Син саф мәхәббәткә лаекмы?" исемле язмасын бик кызыксынып укып барам. Форсаттан файдаланып, сорауларымны яудыра башлаган идем, шактый нәрсәләрдә үземнең бик сай йөзүемне аңладым. Мәсәлән ул Энштейнның вакыт һәм энергия турында чагыштырмалылык теориясен җентекләп аңлата, бу турыда "Коръән"нән дә сүрәләр китерә башлагач, бөтенләй телсез калдым.
-Адәм баласында ялкаулык куәтле, кеше үзенә бирелгән сәләтнең 5-6 процентын да файдаланмый. Безгә Җир шарын чолгап алган әшәке энергиядән, чын дошманнан - шайтаннан тизрәк котылырга кирәк. "Әй, адәм балалары, Мин сезгә шайтанга гыйбадәт кылмагыз дип гәһет итмәгән идеммени?! Ул сезнең ачык дошманыгыз бит! Ул шайтан сезнең арагыздан күп халыкларны адаштырды, шуны уйлап карамыйсызмы?" (Йәсин сүрәсе. 62). Алайса, бөтен илләр бутала, бәла-каза арта башлады. Беләме, белмиме, һәркем үзенекен сукалый. Ислам дине дөрес яшәү рәвешен күптән раслаган бит инде. Мин Бөек Раббыбызга ышанам, туры вә хак юлдан атларга, кем белән генә сүз башласам да, бу турыда аңлатырга, аңа яшәү рухы бирергә тырышам. Иманны куәтли, кешелек сыйфатларын арттыра, гөнаһлардан тыелырга сәбәп була торган мәгълүматларны үзләштерү - акыллы мөселманның бурычы, -диде ул. Безгә дә көне буе компьютерга багынып утырмаска, эш урыныбызда кыршау әйләндерергә, скакалка белән сикерергә, физзарядка ясарга, хәрәкәтләнергә, үз аңыбыз өстендә эшләргә, намаз укырга кушып чыгып китте. Хәзер үзе бакчадагы эшләрен бетергән, малларына кышлык печән хәстәрләгән, көтүгә чыккан, 2015нче елның март аенда Архангельскта узачак ярышларга ныклап әзерләнә башлаган икән. "Хыялың нинди?"-дип сораган идем, "Гиннеслар китабына сигез тапкыр теркәлү һәм 106 яшьтә ахирәт дөньясына күчкән Шәфигулла бабамнан артыграк яшәү!" -диде. Уңышлар, Камил ага!
Алсу Дияр

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: