Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Гает намазы тирә- юньне нурландырды

Корбан бәйрәме күпчелек мөселман илләрендә дәүләт күләмендә билгеләп үтелә. Россиянең Татарстан, Башкортстан, Адыгея, Чечня, Ингушетия, Кабарда-Балкар, Карачай-Чиркәс һәм Дагыстан төбәкләрендә дә рәсми рәвештә ял көне. Шимбә иртәсен күп кенә райондашлар мәчетләргә барып Гает намазыннан башладылар. Күпчелек халык Үзәк мәчеткә җыелды. Аллаһ йортына кергән һәркем бәйрәм коймагы, укасына теләкләр язылган конфетлардан...

Корбан бәйрәме күпчелек мөселман илләрендә дәүләт күләмендә билгеләп үтелә. Россиянең Татарстан, Башкортстан, Адыгея, Чечня, Ингушетия, Кабарда-Балкар, Карачай-Чиркәс һәм Дагыстан төбәкләрендә дә рәсми рәвештә ял көне. Шимбә иртәсен күп кенә райондашлар мәчетләргә барып Гает намазыннан башладылар. Күпчелек халык Үзәк мәчеткә җыелды. Аллаһ йортына кергән һәркем бәйрәм коймагы, укасына теләкләр язылган конфетлардан авыз итә алдылар.
Корбан гаете көннәрендә , иң беренче нәүбәттә, намаз укырга кирәк. Бу хакта хәдис-шәрифтә әйтелә. Мәчеттәге иртәнге гыйбадәт намаз белән башланып китте, мөэмин мөселман кардәшләр, олысы да-кечесе дә, тигез сафларга тезелеп намаз укыды. Мәчетнең хатын-кызлар өчен каралган беренче катында да, икенче катта да алма төшәргә дә урын юк иде. Баскычта басып торган килеш тә намаз укучылар булды.
Алга таба Үзәк мәчет имам-хатыйбы Наиль хәзрәт Вахыйтов бәйрәм вәгазенә күчте. Билгеле, хәзрәт Корбан бәйрәменең тарихи тамырлары белән таныштырды.
Мәгълүм булганча, ислам дине буенча Аллаһы Тәгалә ике пәйгамбәргә зур сынау җибәрә - Ибраһим пәйгамбәрдән улы Исмәгыйль пәйгамбәрне корбанга китерүне сорый. Моны икесе дә тыныч кабул итә, Ибраһим пәйгамбәр улын корбанлыкка китерергә әзерләнә. Тик Ходай аларны бу эштән азат итә, корбанлык өчен Исмәгыйль пәйгамбәр урынына бер сарык җибәрә. Шуның белән Ул кеше каны акмасын дип, кешеләрне корбан итүне тыя һәм аларны хайваннарга алыштырырга тәкъдим итә. Шушы вакыйганы истә тотып, мөселманнар Аллаһы Тәгаләгә ел саен корбан китерә, дип искәртте Наиль хәзрәт.
Үзәк мәчет Советы әгъзасы Сәмигулла Шәфиков Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлау хаты белән таныштырды.
Районыбызда яшәүче барлык мөселманнары мөбәрәк бәйрәм белән Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов та тәбрикләде. "Көн дә белгән догаларымны укыйм, һәр гаиләгә сәламәтлек, муллык телим. Шунысы сокландырды, кичә, изге җомга көнендә, күңелләрне сафландырып тәүге йомшак кар яуды. Бу да имин киләчәккә ишарә",- диде район башлыгы.
Район җитәкчелеге теләктәшлеге белән 9 нчы октябрь көнне, шәһәребезнең икенче санлы лицеенда, Корбан ашы да оештырылачак. Башлану вакыты кичке сәгатъ биштә. Теләге булган һәркемне бирегә чакырып калды Наиль хәзрәт.
Ахырда мәчеткә җыелган барча халык тәкъбир әйтеп, дога кылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев