Нократ

Район башлыгы фестивальне тәнкыйтьләде

Район башлыгы тарафыннан кабул ителгән "Олимпиада-100" фестиваленең зона турында оештырылган беренче бәйге дөрес үткәрелмәгән. Бу хакта Анатолий Ивановның Келәүш җирлегенә булган эш сәфәре вакытында мәгълүм булды. Биредә шулай ук юлларны төзекләндерү, Пойкино авылын балалар бакчалы итү, Тугыз авылындагы ФАП, Сарбаштагы кибетнең язмышы, һ.б. мәсьәләләр дә күтәрелде. Келәүш авыл җирлеге 7...

Район башлыгы тарафыннан кабул ителгән "Олимпиада-100" фестиваленең зона турында оештырылган беренче бәйге дөрес үткәрелмәгән. Бу хакта Анатолий Ивановның Келәүш җирлегенә булган эш сәфәре вакытында мәгълүм булды. Биредә шулай ук юлларны төзекләндерү, Пойкино авылын балалар бакчалы итү, Тугыз авылындагы ФАП, Сарбаштагы кибетнең язмышы, һ.б. мәсьәләләр дә күтәрелде.

Келәүш авыл җирлеге 7 торак пунктны берләштерә. Аларда барлыгы 705 кеше яши. Халыкның күпчелеге Келәүшкә туры килә. Анда гомер кичерүчеләр саны 177. Ә менә Чупай авылында кышка нибары 1 генә гаилә кала икән.
- Алар белән элемтә өзелми. Даими рәвештә үзебез дә барып кайтабыз. Җәен пенсия яшендәге 4 кеше кайта. Кыш айларында икесе Келәүштә яши, икесе шәһәргә китә. Чупайда төпләнеп яшәүче гаилә тормыштан зарланмый. Күпләп терлек асрыйлар. Әле авыл хуҗалыгы программасында катнашырга да исәпләре бар,- ди Келәүш авыл җирлеге башлыгы Назыйм Гаянов.
Быел авыл җирлегендә искәртелгән иң зур яңалыкларның берсе- сәламәтлек өлкәсенә кагыла. Республика программасы кысаларында Пойкино авылында модульле ФАП төзелде.
Пойкино ФАП-ында башкарылган эш күләме белән бу атнада район башлыгы Анатолий Иванов та танышты. Ул Келәүш авыл җирлегенә эш сәфәре белән килгән иде. Аны төбәктә һәр өлкәгә караучы учрежденияләрнең, оешмаларның эшчәнлеге белән таныштырдылар. Беренчеләрдән булып, Анатолий Иванов Пойкино башлангыч мәктәбенә керде. Бу уку елында биредә 8 бала белем ала. Урта һәм югары сыйныф укучылары Келәүшкә йөреп укыйлар. Соңгысында якын-тирә авыллардан 59 бала белем ала. Әлеге уку йорты 1980 нче еллар башында кулланылышка тапшырылган. Учреждение директоры Нуршат Йосыпова әйтүенчә, бүгенге көндә аларны тәрәзәләрнең искергән булуы борчый. Аларның саны 90 нан артып китә. Шушы ук сорау белән район башлыгына укучылар да мөрәҗәгать иттеләр. Анатолий Иванов кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде. Үз чиратында район башлыгы мәктәп коллективыннан җитәкчелек куйган бурычларны тиешенчә үтәргә чакырды. Төрле түгәрәкләргә 100% укучыларны җәлеп итәргә дип сөйләнелсә дә, Анатолий Ивановның "Кемнәр түгәрәкләргә йөри?" дигән соравына сыйныфтагы 3-4 укучы гына кул күтәрә.
Моны укучылар башка авыллардан икенче кат килүе уңайсыз дип аңлаталар. Шуңа да район башлыгы автобусларны икенче рейска йөртүне оештырыгыз, дигән бурыч куйды. Анатолий Иванов әйтүенчә, бүгенге көндә мәктәпләрдә тулы көченә "Олимпиада-100" фестиваленә әзерлек барырга тиеш. Келәүш мәктәбендә ачыкланганча, бу бәйге өчен җаваплылар ярыш таләпләрен дөрес аңлатмаганнар. Нигезләмә буенча зонадагы һәр беренче, икенче, һ.б. сыйныфлар үз араларыннан көчлене ачыклап, финалга шул командалар барырга тиеш иде. Ә оештыручылар зона турының тәүге ярышына һәр мәктәптән чагыштырмача көчле дип саналган берничә сыйныфны гына чакырганнар. Моның өчен "Олимпиада-100" өчен җаваплылар тәнкыйть утына алынды. "Ә зона турының беренче бәйгесен кабаттан үткәрергә кирәк",- дип искәртте район башлыгы.
Анатолий Иванов укучылардан нинди һөнәрләрне сайлаячаклары хакында да кызыксынды.
Келәүш авыл җирлегенә булган сәфәре барышында Анатолий Иванов "Нократ" агрофирмасының "Вятка" бүлекчәсе терлекчелек комплексында да булды. Биредә 480 баш мөгезле эре терлек тәрбияләнә. Күпчелекне симертүдәге үгезләр алып тора. Узган айда алардан уртача тәүлеклек артым 970 гр тәшкил иткән. Биредә 16 кеше хезмәт куя. Аларның уртача хезмәт хакы 8-9 мең сум икән. Агрофирма эшчеләрен хезмәт хакының вакытында түләнмәве борчый. Сентябрь, октябрь айларына алмадык әле, ди алар.
Анатолий Иванов "Вамин" җәмгыятенә яңа җитәкче билгеләнүен, Татарстан хөкүмәтенең дә агрохолдингны ярдәменнән ташламаячагын хәбәр итте. Тагын шунысы әһәмиятле, моңа кадәр "Вамин" агрофирмаларында җитештерелгән сөт акчаларын хуҗалыклар күрмәгән булса, алга таба аның 50 %ы урында калачак...
Анатолий Иванов бу көнне Тугыз авылында яшәүче Галина Насыйбуллинаның гаилә балалар бакчасында да булды. Биредә 4 сабый тәрбияләнә. Сөйләшү барышында Пойкино авылын балалар бакчалы итү мәсьәләсен дә күтәрделәр. Моның өчен авыл җирлегенең элеккеге административ бинасын төзекләндерергә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Ремонт эшләре Келәүш урманчылыгы клубына да таләп ителә икән. Бинаның түбәсен төзекләндерү зарур. Без кергәндә түшәмнән тамчы тамып тора иде.
Әлеге торак пунктта элеккеге башлангыч мәктәпнең язмышы хакында да сөйләштеләр. Бинаны хезмәткәрләр өчен фатир итеп үзгәртү тәкъдиме дә каралды.
Анатолий Иванов Келәүш урманчылыгының агач эшкәртү цехында да булды. Биредә 8 кеше хезмәт куя. Елга уртача 6 мең куб метр агач эшкәртәләр. Бу төр бизнес белән шөгыльләнүче Келәүш авылында да бар икән. Валерий Гумбин заманында авылдагы мебель фабрикасында эшләгән. Ул таркалгач, үзенең шәхси эшен ачарга була.
-Рамлы пычкы алып, агач эшкәртүдән башладым. Бүгенге көндә бура өчен агач материалы ясаучы җайланма да урнаштырдык. Авыл хуҗалыгы техникасы да бар. Алар белән печән әзерләгәндә келәүешлеләргә, күрше авылларда яшәүчеләргә дә ярдәм итәм,- ди Валерий.
Аның әйтүенчә, бу эшкә ул авылдашларын хезмәт урыны белән тәэмин итү өчен дә алынган. Мини-цехта 3 кеше исәпләнә. Бу җирлектә эшсезлек проблемасы шулай ук беренче урында тора бит. Моннан тыш, төбәк халкын аеруча Сарбаш авылы юлы, анда эшләүче кибетнең язмышы, Тугыз авылындагы ФАП белән ни булыр кебек мәсьәләләр дә борчый.
Пойкино клубында узган очрашу барышында Анатолий Иванов һәм районның төрле өлкә җитәкчеләре халык сорауларына җавап бирделәр.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: