Нократ

Мамадышта кәрзин үрү остасы яши

Бер сәгать эчендә ике кәрзин үрергә мөмкин. Кумырык авылында яшәүче Филипп абыйның шундый осталыгы бар. Бу талантын ул безнең иҗат төркеменә дә күрсәтте. Нечкә генә тал чыбыклары тиз арада эшкә җигелеп, кирәкле җиһазлар үрелә башлый. Бу шөгылен Филипп абый Филиппов җан җылысын биреп башкара. Мондый һөнәрне кечкенәдән үзләштергән ул. -...

Бер сәгать эчендә ике кәрзин үрергә мөмкин. Кумырык авылында яшәүче Филипп абыйның шундый осталыгы бар. Бу талантын ул безнең иҗат төркеменә дә күрсәтте.

Нечкә генә тал чыбыклары тиз арада эшкә җигелеп, кирәкле җиһазлар үрелә башлый. Бу шөгылен Филипп абый Филиппов җан җылысын биреп башкара. Мондый һөнәрне кечкенәдән үзләштергән ул.
- Бала- чактан ук көтүгә чыга идем. Шунда авылдаш абыйлар өйрәтте. Хәзер алар да юк, авылның көтүе дә бетте инде. Ул елларны әйбер үргәндә еш искә алам,- ди Филипп абый.
Филипп абыйның хезмәт юлы авыл хуҗалыгы тармагында үткән. Соңгы 11 елда лаеклы ялда. Буш вакытлары артканнан соң, тал чыбыкларын кулына ешрак ала икән. Элегрәк ат чаналары да ясаган, хәзер аларына сорау кимегәч, күбесенчә кәрзин, чуман һәм каз оялары үрә икән. "Вакытны бушка үткәрмәс өчен эшлим",- ди.
- Тик утырмас өчен бу шөгыльгә тотынам. Бераз акчасы да була инде. Күбрәк иртә белән, йокы килмәгән көннәрдә кичтән дә үрәм,- ул.
Сорап килүчеләр күп икән. Еш кына авылдашлары аша ярминкәләргә дә биреп җибәрә. Кире кайтканнары юк, сатылып бетә, ди Филипп абый. Ул үргән чуман, кәрзиннәрне күрше-күлән хуҗалыкта да яратып куллана.
- Чуманы кышын кар түгәргә уңайлы, ә кәрзингә яшелчәләр тутырабыз. Уңайлы да җиңел дә. Авылдашлар шуның белән гөмбәгә дә йөри. Бик кирәкле әйберләр,- ди Анастасия Мансурова.
Соңгы елларда тал чыбыклары табу проблемага әйләнгән. Өчәр км ераклыкка барырга туры килә, ди Филипп абый. Ә алар бу эштә шактый таләп ителә. 1 чуман үрер өчен генә дә якынча 100 данә чимал кирәк икән.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: