Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Ике еллык сенаж әзерләнде

"Трудовик" агрофирмасының Пятилетка бүлекчәсендә сенаж салу эшен төгәлләп киләләр. Бүгенге көнгә терлек азыгының әлеге төре ике мең тоннага якын әзерләнгән. Сенаж салуга "Трудовик" агрофирмасында узган атнаның дүшәмбесендә керештеләр. Моның өчен 250 гектар мәйданда күпьеллыклар чабылган. Бу урыннарда хәзер бер КСК эшли. Сенажны базга өч КамАЗ һәм бер ЗИЛ белән ташыйлар....

"Трудовик" агрофирмасының Пятилетка бүлекчәсендә сенаж салу эшен төгәлләп киләләр. Бүгенге көнгә терлек азыгының әлеге төре ике мең тоннага якын әзерләнгән.
Сенаж салуга "Трудовик" агрофирмасында узган атнаның дүшәмбесендә керештеләр. Моның өчен 250 гектар мәйданда күпьеллыклар чабылган. Бу урыннарда хәзер бер КСК эшли.
Сенажны базга өч КамАЗ һәм бер ЗИЛ белән ташыйлар. Соңгысын Хаммат абый Шәрипов иярли. Ул авыл хуҗалыгы тармагында кырык беренче елын хезмәт куя. Шуның соңгы өч елы "Трудовик" агрофирмасында. Аңа кадәр 38 ел буе "Мамадыш совхозы"нда тир түккән. Әлеге ЗИЛына 25 "яшь" тулган инде. Әмма хуҗасының пөхтә булуы сәбәпле, машинаны "карт" дип әйтеп булмый.
-Басу белән баз арасын көнгә уртача 12-13 тапкыр үтәм. Ара якынрак булса рейслар саны тагын да арта,- ди Хаммат Шәрипов.
Бүлекчәдә техника һәм кадрларга кытлык кичермиләр.
Киләсе атнадан "Трудовик" аграрийлары болынга төшәргә ниятли. "Без печәнне һәр елны бер баш мөгезле эре терлеккә бер тонна исәбеннән әзерлибез. Шуңа күрә быел ул мең тонна чамасы әзерләнәчәк",- ди агрофирма җитәкчесе. Хуҗалыкта терлек азыгы запасы шактый икән әле. Пятилетка бүлекчәсендә узган ел әзерләп куелган янәдән бер кышлык азык берәмлеге бар. Мәсәлән, ике мең тонна сыйдырышлы кукуруза силосы, шундый ук күләмдә сенаж базлары ачылмаган. Быел силос һәм сенажны янәдән шул күләмдә әзерләргә планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев