Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Панорама событий

Түбән Ушма авылында референдумга килүчеләрне күргәзмә каршы ала

Мәгълүм булганча, бүген республикада, шул исәптән, безнең төбәктә дә үзарасалым билгеләү буенча  референдум  үтә. 2016 елдан башлап үзара салым  референдумы  уздыру вакыты алышынды.

Шулай итеп, 19 ноябрьдәге  референдум  2018 ел өчен үтә. Тавыш бирүләрне алдан оештыруның сәбәбе бик гади, ул җәй көне үк төзекләндерү-ремонт эшләрен үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Түбән Ушма авылы халкы да референдумда актив катнаша. 
-Безнең участок сайлау комиссиясендә тавыш бирү яшендә булган 807 кеше теркәлгән. Иртәнге 9 сәгатькә аларның 130 тавыш биргән иде инде. Бу бик яхшы күрсәткеч. Бездә халык аеруча актив. Эшләнгән эшне күрәләр,- ди УСК рәисе Фәрит Шакиров.
Түбән Ушма авыл җирлеге башлыгы Раил Ганиев белдерүенчә, үзарасалым акчасын әлеге төбәк 2016нчы елда юллар салуга тоткан. Быел урамнардагы яктырту фонарьлары алмаштырылды һәм  шулай ук өлешчә юллар төзекләндергәннәр. Киләсе елга 1963нче елда салынган су линиясен яңартачакбыз. Аның озынлыгы 650 метр. Һәм шундый озынлыкта юллар ремонтларга ниятлибез,- дип сөйләде Раил Ганиев.
Әлеге программа буенча башкарылган эшләр күз алдында. Бүген барлык күрсәткечләр участок сайлау комиссиясе урнашкан урта мәктәп бинасының фойесында әзерләнгән күргәзмәдә дә урын алган иде. 
Үзара салым билгеләү кайсы ягы белән отышлы? Искә төшереп үтәбез, халыктан җыелган һәр 1 сумга республика бюджетыннан 4 сум өстәлә. Әлеге өстәмә финансны алып эшкә җиккән  авыл  җирлекләре моның отышлы икәнлеген яхшы белә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев