Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Панорама событий

Татар теле укытучылары рус телен һәм башлангыч сыйныфларны укытуны сайлый

Профессиональ әзерлек үтәргә теләүче татар теле укытучылары рус теле укытырга һәм башлангыч мәктәптә эшләргә телиләр. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Мәгарифне үстерү институтының социальләштерү һәм тәрбия, өстәмә белем бирү лабораториясе өлкән методисты Гөлнара Гафурова хәбәр итте.

“Бирегә мөрәҗәгать иткән республика педагогларының күбесе башлангыч мәктәптә укыту һәм киләчәктә рус теле, рус әдәбияты укыту өчен әзерлек узу белән кызыксына. Шулай ук тарих, риторика, физкультура, психология, технология белән кызыксыну бар”, - диде ул.

Искәртеп үтик, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты мәктәпләрдә татар теле укыту белән туган вазгыять аркасында дәресләр саны буенча проблема туган татар теле укытучыларын бюджет нигезендә яңадан әзерлек үткәрә. Киләчәктә рус теле, тарих, география һәм башка предметлар укытырга теләүче татар теле укытучылары өчен узган атна ахырында курсларга җыя башладылар. 15 ноябрьгә булган мәгълүматлар буенча Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтына өч көндә яңадан әзерлек узарга теләүче татар теле укытучыларыннан 1368 гариза алынган.

Фото: Александр Эшкинин

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев