Нократ

Сургутлы 32 миллион сумнан артык акча откан

Сургутта берәү лотереяга 32 миллион сумнан артык акча откан. Бу хакта “Столото” дәүләт лотереясының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза “Известия”.

Әлеге ир-ат лотерея билетын нибары 50 сумга сатып алган. Ул алты санны белгән. Тагын бер номерны белгән очракта, суперприз откан булыр иде, дип хәбәр итә РЕН ТВ.

Россия лотерея тарихында иң зур отышка Воронеж өлкәсендә яшәүче 63 яшьлек Наталья Власова ия булган. Ул Мәскәүнең “Столото” лотерея үзәгендә 506 миллион сумга сертификат алган.

http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: