Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Панорама событий

Мамадыш районы Соколка авылында үзарасалым акчаларына су линияләре һәм юллар яңартылачак

Мамадыш шәһәре һәм район авылларында үзара салым җыюга нигезләнгән референдум дәвам итә. Тавыш бирүдә райондашларыбыз актив катнашалар.

Безнең иҗат төркеме Соколка авыл җирлегендә дә булып, тавыш бирү барышы белән танышып кайтты. Биредә участок сайлау комиссиясе урта мәктәп бинасында урнашкан. Комиссия рәисе Наталья Тихонова искәртүенчә, программа гамәлгә кергәннән бирле, аларда да шактый эшләр башкарылган.

-Киләсе елга үзарасалым акчаларын су линияләрен яңартырга һәм юллар төзекләндерүгә тотарга исәплибез. Бу хакта сөйләшүләр булды. Бер фикергә килдек,- диде Наталья Тихонова.

УСК тавыш бирү яшендә булган 553 кеше исәпләнә иде. Көндезге 11 сәгатькә аларның 50% артыгы референдум буенча үз фикерләрен белдерергә өлгерде.

Исегезгә төшерәбез, бүген сайлау участоклары 20 сәгатькә кадәр эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев