Нократ

Бүген Мамадышта үзара салым җыю буенча референдумнар уза

Бүген Мамадыш шәһәрендә һәм районыбыз авылларында үзара салым җыюга нигезләнгән референдумнар үткәрелә. Тавыш бирүдә райондашларыбыз актив катнашалар.

Иртәнге 7 сәгатьтән төбәгебездә 53 участок сайлау комиссиясе эшли. Шуларның сигезе шәһәр территориясендә урнашкан. Район мәдәният йорты бинасында эшләүче 1868нче санлы УСК иң зурларының берсе. Биредә тавыш бирү яшендә булган 1602 кеше исәпләнә. Аларның 12-се тавышларын алдан биргән.
-Гадәттәгечә, тавышларны өйләргә чыгып та җыячакбыз. Мондый мөмкинлек сәламәтлекләре какшаган кешеләр өчен тудырыла. Көндезге сәгать икегә кадәр андыйлардан гаризалар кабул итәбез һәм 15 сәгатьтән соң ике кешебез күчмә урналар белән шушы адресларга чыгачак,- диде 1868нче санлы УСК рәисе Хәниф Сабиров.
Беренче санлы мәктәп базасында урнашкан 1867нче санлы участок сайлау комиссиясендә тавыш бирүчеләрнең саны 1686 тәшкил итә. Аларның 27 алдан тавыш биргән. 
-Иртәнге 7 тулганчы кешеләр килә башлаган иде инде. Әмма кагыйдәләр буенча, участок тиешле вакытында гына ачылды. Халык актив. 7-8 сәгатьләр арасында һәм 10 тулып киткәч тавыш бирүчеләр саны сизелерлек артты,- дип сөйләделәр 1438нче номерлы УСК-дә. Алар тавыш бирүчеләрне 3нче мәктәп базасында кабул итә.
Исегезгә төшерәбез, бүген сайлау участоклары 20 сәгатькә кадәр эшли.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: