Нократ

Сулга барсаң, атыңны югалтасың

Тормышыбыз шулай корылган - без юлларсыз яши алмыйбыз. Сәяхәткә җыенсак та, дусларыбыз, якыннарыбыз белән күрешергә уйласак та, юллар үтәргә туры килә. Ә юл - бер-берсен узышып чапкан машиналар ташкыны һәм ашыгучы җәяүлеләр. Соңгы елларда җөмһүриятебездә машиналар саны артканнан-арта бара һәм юлларда йөрү машина йөртүчеләр, җәяүлеләр өчен дә көннән-көн кискенләшә. Шуның...

Тормышыбыз шулай корылган - без юлларсыз яши алмыйбыз. Сәяхәткә җыенсак та, дусларыбыз, якыннарыбыз белән күрешергә уйласак та, юллар үтәргә туры килә. Ә юл - бер-берсен узышып чапкан машиналар ташкыны һәм ашыгучы җәяүлеләр.
Соңгы елларда җөмһүриятебездә машиналар саны артканнан-арта бара һәм юлларда йөрү машина йөртүчеләр, җәяүлеләр өчен дә көннән-көн кискенләшә. Шуның нәтиҗәсендә, адәм баласының юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы көчәя. Юлларда аварияләр үзләреннән-үзләре генә барлыкка килми. Алар кемнең дә булса, теге яки бу кагыйдәләрне дөрес үтәмәвеннән килеп чыга. Шуның өчен дә юл йөрү кагыйдәләрен белү һәм аларның таләбен үтәү- һәркемнең бурычы. Бу юнәлештәге тәрбия чарасын балаларга кече яшьтән үк өйрәтә башларга кирәк. Бу эшләрне класс сәгатьләрендә, әйләнә-тирә дөнья дәресләрендә, класстан тыш чараларда үткәрергә була. Бүгенгесе көндә балалар hәркөн диярлек җәмәгать транспортыннан файдаланалар. Шуңа күрә, транспорттан файдаланганда кирәк булган куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнүгә дә зур игътибар бирергә кирәк.
Тарихка күз салсак, борын-борын заманда, кеше җирдән бары тик атлап кына йөргәндә, юл хәрәкәте кагыйдәләре булмаган. Тизрәк йөрер өчен hәм күбрәк авыр әйберләр ташыр өчен, кеше хайваннарны җиккән hәм аларга арба тага башлаган. Кайберәүләр башкаларга юл бирмәгәннәр, ә бүтәннәре ничек итеп бирергә белмәгәннәр. Юл билгеләре булмаганга юлаучылар юлда аларны саклап торган куркынычларны, кайсы юлдан барырга икәнлекне hәм барып җитәргә күпме ара калганын белмәгәннәр. Юллар кисешкән җирдә "Сулга барсаң, атыңны югалтасың" дигән язулы ташны беренче юл билгесе дип санарга була. Беренче автомобиль чыкканчы, бик элек, бер-берсенә каршы килүче атлы арбалар бәрелмәсен өчен ат йөртүчеләр төрле яктан барырга тырышканнар. Шулай итеп бик күп илләрдә уң яклы хәрәкәт барлыкка килгән. Борынгы Римда ук инде тар урамнарда җайдакларны бер яклап кына үткәреп торучы махсус кешеләр-урам хәрәкәтен көйләүче регулировщиклар басып торган. Беренче автомобильләр барлыкка килгәч, кагыйдәләрсез hәм юл билгеләреннән башка юлларда хәрәкәт итү куркыныч була башлый. 1900 елда Парижда юл билгеләрендә сүзләр булмаячагы, ә бары тик бөтен кешегә, хәтта укый-яза белмәүчеләргә дә аңлаешлы символ- сурәтләр генә булырга тиешлеге турында карар кабул ителә.
Без, иртәнге йокыбыздан торып урамга чыгу белән, юл хәрәкәтенә катнашып китәбез. Ә урамда транспорт чараларының тыз да быз чабуына күз иярми. Машиналарларның төрләре, җәяүлеләрнең һәм пассажирларның саны елдан-ел арта, юл хәрәкәте көчәйгәннән көчәя. Юл-транспорт һәлакәтләре турында да ишетеп, күреп торабыз. Алар нәтиҗәсендә кешеләр һәлак була яисә җәрәхәтләнә, юл корылмалары җимерелә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәсәң, игътибарлы һәм сак булсаң, аянычлы хәлләргә юлыкмаска да мөмкин.
Ранил Талипов. Мамадыш шәһәре
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: