Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Игътибарсыз калмасын

Район прокуратурасы тарафыннан гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы закончалыкларның үтәлеше буенча тикшерү уздырылды. Гражданнарның дәүләт һәм җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгате Россия Федерациясе Конституциясенең 33нче маддәсе нигезендә гарантияләнә. 2006нчы елның 2нче июнендә кабул ителгән 59-ФЗ санлы "Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы" Федераль законның 13нче маддәсе буенча гражданнарны җирле үзидарә...

Район прокуратурасы тарафыннан гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы закончалыкларның үтәлеше буенча тикшерү уздырылды. Гражданнарның дәүләт һәм җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгате Россия Федерациясе Конституциясенең 33нче маддәсе нигезендә гарантияләнә. 2006нчы елның 2нче июнендә кабул ителгән 59-ФЗ санлы "Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы" Федераль законның 13нче маддәсе буенча гражданнарны җирле үзидарә органнарында кабул итү урыны, көне һәм сәгате турындагы мәгълүмат аларга ирештерелергә тиеш. Шул ук вакытта җирле үзидарә органнары бинасында кабул итү графигының булуы да шарт. Тикшерү барышында Келәүеш авыл җирлеге Советы җитәкчеләренең әлеге таләпләрне тулысынча үтәмәүләре ачыкланды. Закончалыкка битарафлыклары өчен җирле үзидарә башлыгы Назим Гаяновка карата РФ КоАПның 5.59нчы маддәсе (гражданнарның мөрәҗәгатен карау тәртибе бозылу) нигезендә административ хокук бозу турындагы эш кузгатылды һәм ул, карау өчен, Мамадыш районының 1нче санлы участогы җәмәгатьчелек судьясына җибәрелде. Урта Кирмән, Көмешкүл, Керәшен Пакшины, Дүсмәт, Албай авыллары җирлекләре башлыклары Булат Хәсәнов, Илгизәр Сәләхетдинов, Газинур Әскәров, Васыйл Вәгыйзов һәм Иван Крешковларга карата район прокуратурасы тарафыннан кузгатылган административ хокук бозулар турындагы эшләр дә җәмәгатьчелек судьялары карамагында.

Нияз Сәйфетдинов, район прокуроры ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев