Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рубрики газеты на татарском

Мамадышта традицион хәйрия марафоны үтте

Бу кешеләр барыннан да бигрәк, кайгырту һәм игътибарга мохтаҗ. Әмма еш кына алар җилкәсенә материаль чаралар таләп итүче авырлыклар төшә. Шөкер, ярдәм итәргә әзер булганнар да аз түгел. Андыйлар белән инвалидлар ункөнлеген йомгаклаган хәйрия марафонында очраштык. Халыкара Инвалидлар көне уңаеннан үткәрелгән инвалидлар марафоны быел да райондашларыбызны битараф калдырмады. Аның кысаларында...

Бу кешеләр барыннан да бигрәк, кайгырту һәм игътибарга мохтаҗ. Әмма еш кына алар җилкәсенә материаль чаралар таләп итүче авырлыклар төшә. Шөкер, ярдәм итәргә әзер булганнар да аз түгел. Андыйлар белән инвалидлар ункөнлеген йомгаклаган хәйрия марафонында очраштык.
Халыкара Инвалидлар көне уңаеннан үткәрелгән инвалидлар марафоны быел да райондашларыбызны битараф калдырмады. Аның кысаларында күп кенә игелекле чаралар үткәрелде. Ә нәтиҗәне гадәттәгечә төп сәхнәдә ясадылар. Тамаша барышында берсеннән-берсе эчтәлекле номерлар күрсәтелде, безнең хезмәттәшләребез әзерләгән видеоязмалар да залда утыручыларның берсен дә битараф калдырмагандыр.
Район башлыгы Анатолий Иванов үз чыгышында сау-сәламәт кешеләрне инвалидлар проблемасына битараф калмаска, аларга һәрдаим ярдәм кулы сузарга, игелек кылырга чакырды.
-Район социаль яклау идарәсе, "Кайгырту" социаль-реабилитация үзәге, район инвалидлар җәмгыяте тырышлыгы белән физик мөмкинлекләре чикле булган күп кенә райондашларны актив тормыш рәвешенә өндәп булды. Алар үзләрен спорт, мәдәният өлкәләрендә таныттылар. Без алар белән ихластан горурланабыз,- диде Анатолий Иванов.
Күркәм гадәт буенча ел да акция кысаларында физик мөмкинлекләре чиклеләргә матди ярдәм күрсәтелә. Биредә районыбызның хезмәт коллективлары, эшмәкәрләр, җитәкчеләр катнаша. Тупланган акчаларның бер өлеше инвалид кешеләргә сәхнә дә үк тапшырылды.
Авырлыклар килгәндә без Алланы искә алабыз, аңа ышану тормыштагы авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Бу хакта әлеге кичәдә чыгыш ясаган дин әһелләре дә ассызыклады.
Хәйрия марафонында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр тарафыннан эшләнгән иҗат җимешләрен аукционга куеп сату традиция буларак алып барыла. Быел залдагыларга 7 яшьлек Леонид Алексеевның эше тәкъдим ителде. Аукцион барышында аны 10 000 сумга саттылар.
Традицион чараның быелгысы "Мин булдырам!" девизы астында оештырылган иде. Марафонга чакырылган мөмкинлекләре чикләнгәннәр яшәү өчен көрәшкәндә авырлыкларны җиңә алулары, ачы сынауларга бирешмәүләре белән залдагыларны әсир иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев