Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рубрики газеты на татарском

Мамадыш пенсионерлары интернетны яулый

Бу атнада Пенсия фонды идарәсендә өлкән буын вәкилләренә сертификатлар тапшырдылар. Әлеге документ ТР "Пенсионерлар союзы" тарафыннан оештырылган "Компьютер грамоталылыгы нигезләре" курсын тәмамлаган 12 якташыбызга бирелде. -Мин элек компьютерны бөтенләй белми идем. Әлеге укуларны оештыру бик файдага булды. Хәзер үзем өчен иң кирәкле әйберләрне эшли беләм. Интернет челтәренә дә керәбез. Киләчәктә...

Бу атнада Пенсия фонды идарәсендә өлкән буын вәкилләренә сертификатлар тапшырдылар. Әлеге документ ТР "Пенсионерлар союзы" тарафыннан оештырылган "Компьютер грамоталылыгы нигезләре" курсын тәмамлаган 12 якташыбызга бирелде.

-Мин элек компьютерны бөтенләй белми идем. Әлеге укуларны оештыру бик файдага булды. Хәзер үзем өчен иң кирәкле әйберләрне эшли беләм. Интернет челтәренә дә керәбез. Киләчәктә белем алуымны үзлегемнән дәвам итәргә исәплим,- диде курсларны тәмамлаган Любовь Чулкина.

Өлкәннәр замана машинасы белән эш итү кагыйдәләрен 72 сәгать дәвамында үзләштергәннәр. Курс 1нче санлы мәктәп базасында үткән. Дәресләрне уку йорты мөгаллиме Рәзин Вильданов алып барган.

"Курсларның төп максаты- пенсия яшендәгеләрне иң мөһиме интернет челтәре аша дәүләт хезмәтләре порталы белән эш итәргә өйрәтү",- диде Мамадыш районы буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Шамил Хәсәнов.

Бу көннәрдә компьютер нигезләренә өйрәтү өчен яңа төркем туплау башланган. Курслар бушлай оештырыла. Барлык сораулар белән дә Мамадыш районы буенча пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев