Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укы да уйлан

Мамадыш сулыкларындагы фаҗигаләрнең  хәвефле статистикасы

Агымдагы ел башыннан бирле республика территориясендә сулыкларда 29 фаҗига булган. 14 кеше үлгән, шул исәптән, 2 бала. 55 кеше коткарылган. Кызганычка каршы, коры саннар артында кеше тормышы тора.

Мамадыш районы территориясендә дә статистика күңелсез. Соңгы айларда гына да үлем белән бәйле ике һәлакәт теркәлгән. Аларның сәбәпләре - катлаулы һава шартларында көймәнең чайпалуы һәм җиһазландырылмаган урында коену. Су стихиясенең корбаны булмас өчен, көймәгә утырганчы барысын да төгәл исәпләгез, аннары гына юлга кузгалыгыз!

Суда бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен  куркынычсызлык кагыйдәләрен  төгәл үтәү зарур. Алар гади: техник яктан төзек булмаган көймәләрне һәм моторларны кулланмаска, көчле җил һәм дулкын вакытында суга чыкмаска, шулай ук коткару чараларыннан башка беркая да кузгалмаска. Коткару жилетларын куллану һәркем өчен мәҗбүри шарт. Алкоголь һәм наркотик кулланып исергән хәлдә кечкенә суднолардан файдалану катгый тыела.

Кояш, һава һәм су — безнең иң яхшы дусларыбыз! Бу хакта олысы да, кечесе дә белә. Әмма медальнең икенче ягы да бар. Кызганычка каршы,кешеләр  барысы да суда үз-үзләрен дөрес тота белми. Шуңа күрә ел саен җәйге чорда елгаларда һәм күлләрдә еш кына фаҗига очраклары була.

Суда үзеңне ничек дөрес тотарга икәнен, су коенучыларга нинди куркынычлар янаганын, алардан саклану чараларын тагын бер кат исегезгә төшереп китәсем килә.

Билгесез һәм җиһазландырылмаган урыннарда  су коенырга ярамый. Йөрәк һәм башка авырулар, исерек халәттә булганда да суга кермәгез.

Кояшта озак торганнан соң, ашагач, арыган хәлдә дә кинәт суга чумарга ашыкмагыз. Йөзә белмәгән килеш кабартылган матрас яки камерада суга кермәгез. Шулай көчле давыл һәм яшен вакытында су коенырга ярамый. Табиб рөхсәтеннән башка су астында йөзү, балык тоту да тыела. Рөхсәт ителгән, билгеләнгән урыннарда гына коеныгыз. Үзйөрешле катерларга, баржаларга, баркасларга таба якын йөзеп  килмәгез. Максатка яраклаштырылмаган корылмалардан суга  сикерермәгез. Белгечләр суда озак торырга киңәш итми. Бигрәк тә су салкын булганда. Суда озак тору тәннең салкынаюына һәм тартышуына китерергә мөмкин. Тән тартыша башласа,  үз-үзеңне кулга алырга, су өслегендә калырга һәм каты итеп кычкырып ярдәмгә чакырырга тырышырга кирәк. Бәла-казага юлыгуыгыз  турында ялган сигнал бирергә ярамый.

Көчле агымга юлыксагыз, аның уңаена йөзәргә һәм  ярга якынлашырга тырышырга  кирәк. Упкынга эләксәгез, үпкәгезгә мөмкин кадәр күбрәк һава җыеп, суга чумарга, агым буенча читкә ыргытып, өскә менәргә омтылырга кирәк.

Җәйге каникуллар вакытында балаларга аерым игътибар бирү шарт. Аларны елгалар, күлләр, буалар янында караучысыз калдырмагыз.

Киңәшләребез сезгә вакытны табигатьтә имин үткәрергә ярдәм итәр дип ышанам. Үзегезне һәм якыннарыгызны  саклагыз, бер-берегезгә игътибарлы булыгыз.

Сергей Зимин,

5нче санлы (Түбән Яке) эзләү-коткару отряды начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев