Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укы да уйлан

 “Алтын йомырка“ны ватмагыз!

Шәһәрдәшләребез Рәйхана һәм Нигъмәтҗан Локмановлар гомер буе “ти-ти“ләр асрый. “Ишегалдын тутырып төрле төстәге тавыкларың җырлап йөрмәгәч, таң белән әтәчең дә кычкырмагач, нинди шәхси хуҗалык була инде ул?!“ – ди хуҗа.

Әни өйрәтте

“Тавык асрау файдалымы?“, “Җәйгелеккә генә алыргамы? Әллә кышын да карап чыгарыргамы?“, “Ничек итсәң, чыгымы әзрәк була?“, “Йомырканы күпмедән сатасыз, алалармы?“ -  Хуҗаларны шундый сораулар белән күмеп ташладым. Алар, бер-берсенә карап елмаештылар.

  • Ничек инде ул үз хуҗалыгың белән яшәп, тавык та асрамаска мөмкин?! Кыш көне дип кенә тавк кадәр тавыкны бетерәләрмени?  – дип башлады сүзен хуҗа. - Без бит авыл малае, эшләргә яратабыз. Әни бәләкәйдән шулай өйрәтте. Ул гомер буе тавык-чебешен, каз-үрдәген үзе утыртып, хәстәрләп чыгарта иде. Авылда мал-туарсыз яшәгән булмады. Мамадышка килгәч тә, шәһәр уртасында дистәләгән баш терлек тоттык, бу йортта да өчәр баш үгез асрадык. Әле быел гына туктадык. И, җаным, сыерны саткач, чын-чынлап еладым. Шундый әйбәт иде ул безнең. Тавыклар да үзләре картаеп үләләр, суймыйм мин аларны. Җәллим. Бисмилламны әйтәм дә, күмеп куям.
  • Ничек инде: күмәсез?!
  • -Йомырка тавыклары турында бара сүз. Сую өчен бройлерлар бар. Мин бит инде 2000нче елдан бирле өйдә “чеби чыгарам“, пенсионерның төп эше - шул! Мал, кош-корт тотуның бөтен серләрен өйрәндем. Кайсыгызга тавык, чеби, йомырка кирәк? Сораучыларга шундаук табып, китереп бирәм!

Нигъмәтҗан абый белән кызыклы әңгәмә бик тирәнгә кереп китте безнең...

Бөтерел, иптәш пенсионер!

Нигъмәтҗан Галимҗан улы һәм Рәйхана Муллакамил кызы – авылдашлар (Иске Завод), күршеләр, сабакташлар. Алар 41нче елларын бергә яшиләр инде. Өч балалары, биш оныклары бар. Бер-берсен сүзсез дә аңларга өйрәнгәннәр. Рәйхана сигезенче сыйныфны тәмамлагач, бер ел авылның сарык фермасында эшли. Нигъмәтҗан ул вакытта колхозның конюхы була. Кыз Мамадышка “Спартак“ аяк киемнәре фабрикасына эшкә керә. Егет армиягә китә. 8 ел йөргәч, 1980нче елның декабрь аенда өйләнешәләр. Рәйхана “Сбербанк“та кассир-контролер,  сыр-май заводында бригадир булып хезмәт куя. Эштән туктаганына бер генә ел әле.

Нигъмәтҗан башта СПТУда - мастер, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә водитель булып эшли. Аннары КПСС райкомының беренче секретаре Фатыйх Сибгатуллинны йөртә. Эштә көн дә, төн дә юк. “Чуар йөрәк“ түзми шул, тота, операциядән соң, инвалидлык бирәләр. 2000нче ел була бу. Өч баланы аякка бастырасы бар, тормыш итәргә кирәк... Кеше төсле яшисең килсә, бөтерел, иптәш пенсионер! Шул мал, кош-корт тоту булыша да инде... Хәзер, икең дә өйдә булгач, эш бермә-бер җиңелрәк.

Башта йомыркамы, әллә тавыкмы?

Февраль җитүгә, Нигъмәтҗанның күңеле “кытаклый“ башлый. 100 һәм 64 урынлы ике инкубаторын хәстәрләп куя. Питрәч кошчылык фабрикасыннан 100 данә йомырка юнәтә. Бройлерныкын. Быел аларның берсен 35 сумнан сатканнар.  Ә тәүлеклек чебине – 85 сумнан (аермасын чутладыгызмы?). Яз буена инкубаторын  ике тапкыр эшләтеп ала. Үзләренең йомыркасын да эшкә җиккәч, барлыгы  250ләп чеби чыга. 10 тавыкка бер әтәч исәбеннән асрагач, буш йомыркалар күп очрамый. Аларны чеби килеш сораучылар да бар, үскән әтәчләр дә кирәк халыкка, хәләл итеп суелган бройлерлар да... Тавыклар көн дә салган йомырканы каядыр урнаштырырга кирәк. Бер белеп алган клиент алардан китми, чөнки җәен-кышын чын табигый продукциядән өзелмәсен белә. Әнә чуар тавык бер көнне – ак, икенче көнне – кызыл, өченче көнне зәңгәрсу йомыркалар сала. Күңелең ниндиен тели, үзең сайлап ал! 

Кошчылык фабрикасында тавыкларга , ел әйләнәсе табыш алыр өчен, нәрсәләр генә ашатмыйлар? Нигъмәтҗанның үз рационы: печән вагын, гравийны, бакчада үскән (быел совхозда буш җир дә тапкан әле) бәрәңгене акчага салып тормыйбыз. Витаминны Чаллыдан күмәртә базасыннан алып кайта. Урып - җыю вакытында ук бер еллык итеп тонна ярым чиста ашлык алып куя. Тагын аның тавык-чебешләре балык ярата. “Самый правдивый рыбак“ дигән футболкасын кия, кармакларын ала, чели, кукуруз, борчак салынган савытларын җыя да, Нократ ярына чыгып китә.

Тавыкның файдасы күбрәк булсын өчен шактый  кагыйдәләрне төгәл үтәргә туры килә аңа. Хәзер үзләренә генә калган 12 метрлы сыер сараенда “ти-ти“ләр рәхәтләнеп йөриләр. Иркендә тибенеп, үзләренә кирәкле чирәм, бөҗәкләр ашаган тавыкның йомырка сарысы гына ни тора. Алтын! Моны кибетнеке белән һич кенә дә чагыштырып булмый!  Ә ите?! Авыл тавыгының шулпасы тәме дә, м-м-м-м, икенче инде, егетләр!

Мәкаләмдә саннарга күпләп  тукталырмын, исәп-хисап ясап күрсәтермен, дигән идем, юк,  чутлап тормыйм. “Башта тавык барлыкка килгәнме, әллә йомыркамы?!“ – дип мәңгелек фәлсәфә корып утыручылар болай да күп. Ә Локмановлар сер тотмый: тавык үзен аклый, диләр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев