Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Мамадышта “Шәһәр кадрда“ фестиваль-конкурсының җиңүчеләре бүләкләнде

Ниһаять, шәһәрдәге оешма-предприятиеләр, учреждениеләр коллективлары арасында район башлыгы Анатолий Иванов проекты нигезендә оештырылган "Шәһәр кадрда" фестиваль-конкурсына йомгак ясалды. Пәнжешәмбе кичендә иң яхшы дип табылган номерлардан торган гала-концертны тамаша кылдык, иң яхшы коллективларны бүләкләү шаһитләре булдык. Ярты ел дәвам иткән әлеге мәдәни чара төрле тармакта хезмәт куючылар арасында хәттин ашкан сәнгать...

Ниһаять, шәһәрдәге оешма-предприятиеләр, учреждениеләр коллективлары арасында район башлыгы Анатолий Иванов проекты нигезендә оештырылган "Шәһәр кадрда" фестиваль-конкурсына йомгак ясалды. Пәнжешәмбе кичендә иң яхшы дип табылган номерлардан торган гала-концертны тамаша кылдык, иң яхшы коллективларны бүләкләү шаһитләре булдык.
Ярты ел дәвам иткән әлеге мәдәни чара төрле тармакта хезмәт куючылар арасында хәттин ашкан сәнгать осталары барлыгын ачыкларга, аларның чыгышларын хозурланып карап утырырга мөмкинлек бирде. Сәхнәгә чыгар, конкурс шартларында каралган номинацияләргә әзерләнер өчен күпме көч, вакыт кирәк булгандыр аларга. Төп эштән соң репетицияләргә чабарга, сәхнә өчен реквизитлар ясарга, костюмнар тегәргә, яисә аларны арендага алырга кирәк. Тамашачы, мәртәбәле жюри алдында сынатмас, йөгә кызыллык китермәс өчен фантазияне дә эшкә җикмичә булмый бит.
Узган елның 20нче октябреннән старт алган фестиваль-конкурс кысаларында тамашачыларга 34 командага берләшкән 49 коллектив 17 атна дәвамында истә калырлык мизгелләр бүләк иттеләр. Алар ярдәме белән заманында бестселлерларга әверелгән совет киноларының оригиналларын да, бүгенге көнгә яраклаштырылган, төбәгебез блән бәйләнгән дәвамнарын да күрү бәхетенә ирештек. Дөнья кино сәнгате шедеверына әверелгән чит ил, совет һәм Россия кинофильмнардагы җырларны югары осталыкта башкаручылар да, ай-һай, бик күп икән бит безнең оешма-предприятиеләрдә, учреждениеләрдә. Күпме җирле шагыйрьләребезнең, язучыларыбызның иҗат җимешләре үзешчәннәр тарафыннан яңгырады. Шигырьләрне, прозаик әсәрләрдән өзекләрне башкаручылар буш сәхнәгә чыгып, микрофон алдында гына сөйләп калмадылар. Чыгышлар матур композицияләре белән дә баетылган иде. Оешма-предприятиеләр, учреждениеләрнең үзешчән сәнгать осталары безне үткәннәребезгә кайтардылар: бүген онытылып барган йолаларны янәдән "уяттылар". Алар тарафыннан башкарылган күпме милләт биюләре, гореф-гадәтләрен күрергә насыйп булды. Фильмнарны безнең төбәк белән бәйләп яңгыратуны да күпчелек коллективлар югары дәрәҗәдә башкардылар диясем килә. Фестиваль барышында тамашачыларга да зур сынаулар әзерләгәннәр иде. Фильмнарны белү буенча конкурс бездә интеллектларның күп булуын күрсәтте. Кыскасы, коллективларның барысы да югары баллга лаеклы иделәр.
Конкурс булгач, анда кемдер җиңү яулый, кемгәдер җиңелү ачысы татырга туры килә. Һәр чыгышны бәяләгән мәртәбәле жюри әгъзаларына да җиңел булмагандыр. Нигездә, алар гадел хөкем иттеләр. Гадәттә, теләсә нинди бәйгедә үпкәләүчеләр, жюри куйган бәяләргә канәгатьсезлек белдерүчеләр дә булмыйча калмый. Нишлисең бит, "Шәһәр кадрда" фестиваль-конкурсы ярыш, көч сынашу форматында узды бит.
Гала-концертта районыбыз башлыгы Анатолий Иванов барлык коллективларга да үзенең күңел түреннән чыккан рәхмәтләрен ирештерде. "Әлеге сезонга нокта куелды. Аның барышында сокландырдыгыз, шаккаттырдыгыз, күңелләрне горурлык хисе белән тулландырдыгыз. Фестиваль "Сәләтле шәһәр кадрда" дип аталган булса да, үзен аклар иде. Киләсе сезонда да сез тамашачыларны яңалыклар белән сөендерерсез, дип ышанам. Идеяләрегезене көтеп калабыз", - диде ул.

Фестиваль-конкурс нәтиҗәләре

Җиңүчеләр:
"ТАТМЕДИА" АҖнең "Нократ" ("Вятка") мәгълүмат-матбугат филиалы, район хәрби комиссариаты; район электр челтәрләре белән "Энергосбыт" җыелма командасы; "Теремок" балалар бакчасы; Мамадыш политехник көллияте.

Икенче урында - район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге; район үзәк хастаханәсе; "Татарстан почтасы" һәм "Таттелеком" җыелма командасы; "Татавтодор" җәмгыятенең Мамадыш филилалы; "Кояшкай"; "Әкият" балалар бакчалары; шәһәрдәге 3нче санлы урта мәктәп; Красная Горка урта мәктәбе.

Өченче урында - район мәгариф бүлеге, балалар һәм яшүсмерләр йорты җыелма командасы; ветеринария берләшмәсе; финас-бюджет палатасы, казначылык, федераль казначылык, банклар җыелма командасы; горгаз белән "Мамадышгазстрой" җыелма командасы; Мамадыш спирт заводы; "Просто молоко" җәмгыятенең "Мамадыш сыр-май комбинаты" филиалы; "Ландыш" һәм "Аленушка" балалар бакчалары җыелма командасы; "Радуга" балалар бакчасы; "Бәләкәч" балалар бакчасы; шәһәрдәге 4нче санлы урта мәктәп; шәһәрдәге 1нче санлы урта мәктәп; шәһәрдәге 2нче санлы лицей.

Махсус номинацияләрдә бүләкләнделәр:


Пенсия фонды идарәсе, иминият компанияләре, "Нократ" һәм "Светлячок" балалар бакчалары - "Җиңүгә омтылыш өчен"; халыкны социаль яклау идарәсе, мәшгульлек үзәге, "Кайгырту" үзәге, "Ләйсән" балалар бакчасы - "Тамашачы мәхәббәте призы"; шәһәр җылылык челтәрләре предприятиесе, "Водоканал", УПТК, ПМК "Мелиорация", Мамадыш торак мәктәбе - "Креатив якын килгән өчен"; район кулланучылар җәмгыяте, "Өмет" реабилитацияләү приюты - "Үҗәтлек өчен"; "Миләшкәй" балалар бакчасы - "Конкурс йолаларына тугрылыклылык өчен"; композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе - "Иҗади эзләнгән өчен".

Темага
Гала-концертта катнашкан аерым башкаручылар, коллективлар, жюри әгъзалары, алып баручылар да бүләкләнделәр.

Николай Җөриле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев