Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Мамадышта Сәяси репрессия корбаннарын искә алдылар

Бүген Мамадышта Сәяси репрессия корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар. Бу дата һәммә кешегә илебез тарихындагы фаҗигале вакыйгалар турында искәртә. Ул вакытта миллионлаган совет халкы, шул исәптән, безнең райондашларыбыз да, сөргеннәр, лагерьләр аша узып, тоталитар система корбаннарына әверелде. Быелгы митинг та композитор Яруллиннар исемен йөртүче сәнгать мәктәбенең актлар залында...

Бүген Мамадышта Сәяси репрессия корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар. Бу дата һәммә кешегә илебез тарихындагы фаҗигале вакыйгалар турында искәртә. Ул вакытта миллионлаган совет халкы, шул исәптән, безнең райондашларыбыз да, сөргеннәр, лагерьләр аша узып, тоталитар система корбаннарына әверелде.
Быелгы митинг та композитор Яруллиннар исемен йөртүче сәнгать мәктәбенең актлар залында башланып китте. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова, сәяси репрессия корбаннарының балалары, туганнары, мәктәп укучылары катнашты. Митинг барышында искәртүләренчә, Советлар Союзында озак елларга сузылган сәяси репрессия нәтиҗәсендә миллионлаган кешегә «кара тамга» тагыла, меңләгән гаепсезләр юк ителә. Кулга алынганнарның күпчелеге дистәләгән еллар зинданнарга ябыла. Магадан, Колыма, НКВД ихатасында, салкын подвалларда, ГУЛАГ лагерьларында илебезнең асыл егет һәм кызларының гомерләре киселә. "Халык дошманы" тамгасы алганнарның туганнары, балалары да түбәнсетүләргә, төрле кыерсытуларга дучар ителә. Безнең районнан 1342 кешене сөргенгә озатканнар, 172 кеше юк ителгән.
-Сәяси репрессияләрдән җәфа күргәннәрнең һәммәсе өчен дә бу - кайгы һәм хәсрәт көне. Яшь буын өчен бу - безнең гади булмаган тарихыбыз турында уйлану көне. Республика һәм район җитәкчелеге Сталин чорындагы тоталитар режимны кичергән гражданнарга хокукый һәм социаль ярдәм күрсәтү буенча барлык чараларны да күрә,- диде чыгыш ясаучылар.
Репрессияләрнең иң югары ноктасы 1937-1938 нче елларга туры килгән, ике ел эчендә генә дә 1,3 миллион кеше хөкем ителгән.
Тоталитар режим корбаннары арасында безнең якташлар да аз түгел. Аларның күпчелек өлеше ул куркыныч чорны кичергән һәм бүген аларның йөрәкләре, озак вакыт бу хакта бөтенләй уйларга ярамаган узган гасырның вакыйгалары турында хатирәләр саклый.
Мондый митинглар илебезнең төрле почмакларында оештырыла. Бу билгеле бер нәтиҗәләр ясарга этәрүче хәтер дәресе булып та тора.
Чараның икенче өлеше сәяси репрессия корбаннары хөрмәтенә төзелгән һәйкәл янәшәсендә дәвам итте. Мәрхүмнәрне бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәк бәйләмнәре куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев