Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
Тема дня

Мамадышта “ГТО“ комплексына керүче төрләрдән ярышалар

Бүген "Олимп" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында чираттагы спорт бәйрәме. Шәһәрдәге оешма-предприятие, учреждение коллективлары арасында баручы спартакиада кысаларында ярышлар уза. Укытучылар, юлчылар, журналистлар, электрчылар һәм башка һөнәр ияләре "ГТО" комплексына керүче 4 спорт төре буенча көч сынашалар. Иң-иңнәр винтовкадан ату, урыннан ераклыкка сикерү, турникта (ир-атлар) һәм яткан килеш гәүдәне...

Бүген "Олимп" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында чираттагы спорт бәйрәме. Шәһәрдәге оешма-предприятие, учреждение коллективлары арасында баручы спартакиада кысаларында ярышлар уза.

Укытучылар, юлчылар, журналистлар, электрчылар һәм башка һөнәр ияләре "ГТО" комплексына керүче 4 спорт төре буенча көч сынашалар. Иң-иңнәр винтовкадан ату, урыннан ераклыкка сикерү, турникта (ир-атлар) һәм яткан килеш гәүдәне күтәрү (хатын-кызлар), шулай ук алга иелү күрсәткечләреннән чыгып ачыкланачак. Һәр коллектив данын сигезәр кеше яклый: 4 ир-егет һәм шул ук санда хатын-кыз.
Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе урынбасары Айнур Әгъләмов искәртүенчә, бүгенге нәтиҗәләр спартакиадага йомгак ясаганда исәпкә алыначак. Алга таба тагын ике спорт төре буенча ярышлар үткәрәсе калып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев