Мамадышта авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза
Шәһәр үзәгендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрү матур гадәткә әйләнде. Аны күпләр көтеп ала. Моның шулай икәнен бүген дә күрергә була иде. Урамда чагыштырмача салкын булуга карамастан, авыл хезмәтчәннәре яхшы әзерлек белән килгән. Кайбер өстәлләрдә продукцияне хәтта чират торып алалар. Аеруча иткә игътибар зур иде бүген. -Продукцияне чират торып алалар. Сөтләр...
Шәһәр үзәгендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрү матур гадәткә әйләнде.
Аны күпләр көтеп ала. Моның шулай икәнен бүген дә күрергә була иде. Урамда чагыштырмача салкын булуга карамастан, авыл хезмәтчәннәре яхшы әзерлек белән килгән. Кайбер өстәлләрдә продукцияне хәтта чират торып алалар. Аеруча иткә игътибар зур иде бүген.
-Продукцияне чират торып алалар. Сөтләр бетеп килә инде. 1,5 литрлы бер шешәне 50 сумнан сатабыз. Авыл сөте тәмле дип килеп алалар,- диде Түбән Сон җирлегеннән килгән Энҗе Кашапова.
Әлеге ярминкә өчен Усали икътисадый зонасы җаваплы. Бер үк вакытта үзәк мәйданда башка җирлекләрдән килгән фермерларны да, шәһәр оешмаларын да, шәхси эшмәкәрләрне дә күрергә мөмкин.
Ярминкә оештырылышы һәм барышы белән район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов рәислегендәге комиссия дә танышты. Алар сатучылар һәм сатып алучылар белән аралаштылар, бәя бирделәр.
-Бүгенге ярминкәгә бик яхшы билгесе куяр идем. Аеруча ит продукциясе мулдан: сыер ите дә, сарык ите дә, кош-корт ите дә, чучка ите дә бар. Халык канәгать. Кеше күп йөри. Мәктәпләр һәм балалар бакчалары шәһәрдәшләребезне тәмле коймак, чәй, ботка белән сыйлый. Концерт номерлары да бар. Алдагы ярминәләрне дә шушы дәрәҗәдә уздырачакбыз,- диде Илнар Фәттахов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев