Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Мамадышның 87 нче санлы политехник көллияте кабат беренче

Мамадыш икенче тапкыр Студентлар хоккей лигасын үзендә кабул итте. Ике көн дәвамында 6 ир-ат хоккей командалары финалга чыгу өчен көрәште. Төбәгебез данын 87 нче санлы политехник көллият студентлары яклады. Ир- ат командалары арасында ТР сы студентлар хоккей лигасының зоны бәйгесе ачылышы "Олимп" боз сараенда узды. Апасның аграр техникумына, Тәтеш, Минзәләнең...

Мамадыш икенче тапкыр Студентлар хоккей лигасын үзендә кабул итте. Ике көн дәвамында 6 ир-ат хоккей командалары финалга чыгу өчен көрәште. Төбәгебез данын 87 нче санлы политехник көллият студентлары яклады.

Первенство студенческой хоккейной лиги Республики Татарстан

Ир- ат командалары арасында ТР сы студентлар хоккей лигасының зоны бәйгесе ачылышы "Олимп" боз сараенда узды. Апасның аграр техникумына, Тәтеш, Минзәләнең авыл хуҗалыгы,Тукай, Чүпрәленең өлкә технологияләре техникумнарына, Буаның ветеринария техникумы, Мамадышның 87 нче санлы политехник көллияте командаларына уенда юлдаш булырдай теләкләрне район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова җиткерде.

- Саләмәт тормыш рәвеше сайлаганыгыз өчен рәхмәт. Спорт хәзер модада, спорт- ул характер. Спорт ярышлары ул күңелле мизгелләр, яңа танышулар. Мамадыш бозы сезгә бүген уңыш китерсен, - диде Алена Смирнова.

ТР сы студентлар хоккей лигасының зона ярышлары Мамадышта инде икенче тапкыр үтә. Былтыр бирегә 8 команда килсә, быел аларның саны 6 га тигез.

Районнарга килү өчен Мамадыш логистика ягыннан бик кулай, диде политехник көллият директоры.

- Былтыр финалга чыктык, әмма алтын өчлеккә эләгә алмадык. Чөнки башкаланың, Яр Чаллының командалары көчлерәк иде. Мамадыш командасын уенга көллиятнең физик культура укытучысы Дамир әзерләде. Ул безнең волейболчы да, футболист да, хоккейчы да, - дип шәрехләде 87 нче санлы политехник көллият директоры Николай Егоров.

Бәйгенең беренче көнендә Мамадыш командасы Тәтешне 8:2, Чүпрәлене 8:1, Апас командасын 7:1 исәбе белән тар-мар иткән иде. Ә кичә исә 1,2 нче урын өчен Буа командасы белән уйнады. Әмма буалылар да Мамадыш командасы каршында көчсез булып чыкты. Мамадыш беренче баскычта, икенче урында Буа, өченче урында Апас хоккейчылары. Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Айгөл Әхмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250