Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Мамадыш эшмәкәрләрен нинди проблемалар борчый

11 нче март көнне, Казанда ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрлек буенча советның беренче киңәйтелгән утырышы үтте. Составында эшмәкәрләр һәм хакимият органнары вәкилләре булган проект төркемнәре лидерлары республикада бизнесның актуаль мәсьәләләрен хәл итү карарларын тәкъдим иткән. Проект төркемнәре темаларыннан күчмә һәм стационар булмаган сәүдәне җайга салу, җир биләмәләренең бердәм реестрын булдыру, эшмәкәрләр...

11 нче март көнне, Казанда ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрлек буенча советның беренче киңәйтелгән утырышы үтте.

Составында эшмәкәрләр һәм хакимият органнары вәкилләре булган проект төркемнәре лидерлары республикада бизнесның актуаль мәсьәләләрен хәл итү карарларын тәкъдим иткән. Проект төркемнәре темаларыннан күчмә һәм стационар булмаган сәүдәне җайга салу, җир биләмәләренең бердәм реестрын булдыру, эшмәкәрләр тарафыннан җир алу процедурасын гадиләштерү, такси эшчәнлеген гамәлгә ашыруга рөхсәтне вакытыннан алда гамәлдән чыгаруны көйләү, ТР да икмәккә бәянең спекулятив үсешенә юл куймау, Аккош күле янындагы территориядә рекреацион бизнесны оештыру өчен шартлар тудыру, ТРның барлык районнарына муниципаль мөлкәтне ташламалы нигездә арендага бирү тәҗрибәсен тарату, республикада каты көнкүреш калдыклары белән эшләү буенча бердәм төбәк операторы эшчәнлеге мәсьәләләрен җайга салу кебекләрне атап узарга була. Мамадыш районыннан да биредә 10 кешелек делегация катнашты. КФХ җитәкчеләре Марс Мөхетдинов, Фирназ Хисматов, шәхси эшмәкәрләр Лилия Харисова, Венера Сәйфетдинова, Светлана Әхмәтшина, Рафаэль Галиев, Валерий Ефимов, Рафаэль Мөхәммәтҗанов делегация составында иделәр.

РФ бизнес-омбудсмены Борис Титов утырышта эшмәкәрләр күтәргән барлык проблемаларның федераль дәрәҗәдә булуын билгеләп узды. "Моңарчы мондый эш форматын кулланмый идек, аерым мөрәҗәгатьләрне генә карадык. Эшче төркем проблемалар турында төгәл һәм системалы төстә фикер алыша. Гамәлгә ашыру буенча бурычларны да билгеләүче мондый проектлы караш дөрес", - дип белдерде ул һәм Татарстанның мондый тәҗрибәсен һәм төркем вәкилләре керткән тәкъдимнәрне илнең башка төбәкләренә дә таратырга кирәклеген әйтте. Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, проект төркемнәренә үз темасын тулысынча эшләп, оптималь карар табарга кирәклеген билгеләп узды. "Без теманы ябып, башка проблемаларны карарга тиешбез. Җыелышып, бүген эшмәкәрлек өлкәсендә аеруча актуаль булган мәсьәләләр турында фикер алышырга кирәк. Бүген кузгатылган темалар проблемалы. Әмма без бүген алардан чыгу юллары булуын күрәбез", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250