Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Мамадыш автомобильчеләре котлау кабул итә

Иртәгә, 30нчы октябрь - Автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан районыбыз башлыгы Анатолий Иванов тәбрикләү хаты юллады. Анда түбәндәге юллар бар: "Хөрмәтле тармак хезмәткәрләре һәм ветераннары, барлык автомобильчеләр, чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм! Автотранспорт тармагы - районыбызның җитештерү структурасында иң мөһим буыннарның берсе. Бүген ул...

Иртәгә, 30нчы октябрь - Автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре көне.

Шул уңайдан районыбыз башлыгы Анатолий Иванов тәбрикләү хаты юллады. Анда түбәндәге юллар бар: "Хөрмәтле тармак хезмәткәрләре һәм ветераннары, барлык автомобильчеләр, чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм! Автотранспорт тармагы - районыбызның җитештерү структурасында иң мөһим буыннарның берсе. Бүген ул аның бөтен өлкәләренең тулы канлы яшәвен тәэмин итә. Автомобильчеләребезнең, шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләренең һөнәри осталыклары югары булу нәтиҗәсендә, муниципаль районыбыз автотранспорт комплексы тигез ритм белән эшли, ул конкуренциягә бирешми. Сез төбәгебезнең социаль-икътисадый үсешенә лаеклы өлеш кертәсез. Фидакарь хезмәтегез, максатка омтылучанлыгыгыз һәм эшкә бирелгәнлегегез өчен рәхмәт барыгызга да. Үзегезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, уңышлар һәм иминлек телим!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев